Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 апрель 2019, 17:08

БАЛАЛАРГА БИРЕДӘ ҖЫЛЫ ҺӘМ УҢАЙЛЫ



Ятим һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен бу дәүләт бюджет учреждениесе 2001 елның башында төзелде. Бүгенге көндә ул 28 бала өчен туган йорт ролен үти, аларның иң өлкәненә - 17, ә иң кечесенә 5 яшь. Балалар йорты хезмәткәрләре тудырган уңайлы һәм өйдәгечә җылы атмосфера, аларның ягымлы, изге йөрәкле, хәстәрлекле булулары да монда яшәүчеләрнең яхшы шартларда көн итүенә һәм гармонияле үсешенә йогынты ясый.


Балалар йорты директоры Г.В.Поскребышева кунакларны җылы каршы алды һәм учреждение буйлап экскурсия үткәрде. Ул балалар йорты тормышы, тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләрнең көне ничек үтүе, малайлар һәм кызларның төрле кимәлдәге иҗади конкурсларда, спорт ярышларында ирешкән уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде, зур горурлык белән алар яулаган кубокларны, грамота һәм дипломнарны күрсәтте.


Балалар йортында тәрбияләнүчеләр урындагы мәктәптә укыйлар. Каникуллар вакытында алар еш кына Русиянең төрле шәһәрләренә – Мәскәү, Анапа, Адлер, Самара, Киров һ.б. җирләргә баралар, моны экскурсияләрдән стеналарны бизәгән фотолар да дәлилли, балалар лагерьларында һәм санаторийларда ял итәләр. Моннан тыш, волонтер эшендә дә актив катнашалар.


Галина Владимировна сүзләренә караганда, күп кенә чыгарылыш укучылары белән тыгыз элемтәдә торалар. Күпләренең гаиләләре, балалары булуга, кемдер һөнәри белем алып йөрүгә карамастан, балалар йортын онытмыйлар. Биредә кече туганнары калганннар бигрәк тә еш була.

Район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ә.Р.Әбдрәфыйков балаларның яшәү шартларын карады, ял бүлмәсендә, тренажер һәм актлар залында, балалар бүлмәсендә, ашханәдә, балаларны кул эшенә өйрәтә торган бүлмәдә булды. Тәрбиячеләр әйтүенчә, балалар өй эшләрен эшли, бүлмәләрен тәртиптә тота, үзаллы керләрен юып, үтүклиләр, моның өчен барлык шартлар да бар – аерым бүлмәләрдә автомат кер юу машиналары, үтүкли торган такталар бар. Шунысы да мөһим, олыраклар кечерәкләрне хәстәрли, аларга ярдәм итәргә тырыша.


Әнвәр Равил улы балалар белән әңгәмәләште, аларның укуы белән кызыксынды. Балалар үзләре, мавыгулары турында сөйләде, югары сыйныф укучылары кем булырга теләүләре һәм киләчәктә кая укырга керәчәкләре турында фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук балалар үзләренең иҗади эшләре белән стеллажларны күрсәтте, анда декоратив-кулланма сәнгать әйберләре һәм төрле техникада эшләнгән картиналар тәкъдим ителгән иде. Үзләренең иҗади сәләтләрен балалар кунаклар өчен әзерләгән кечкенә тамашада да күрсәтте: шигъри формада алар үзләре, шөгыльләре турында сөйләп ишеттерде, биеде, “Җәнҗал сәбәбе” атамасы астында үзенчелекле жанр күрсәтте.

Актлар залында җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Ә.Р.Әбдрәфыйков балалар йортында яхшы атмосфера хакимлек итүен билгеләп үтте һәм балалар учреждениесе хезмәткәрләренә балаларны тәрбияләү һәм алар турында хәстәрлек күрү кебек изге эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук балалар йортына ул Стәрлетамак районы Хакимиятеннән акчалата сертификат тапшырды. Җавап итеп балалар Әнвәр Равил улына стринг-арт (җепләр һәм кадаклар кулланып) техникасында башкарылган картина бүләк итте. Һәм, әлбәттә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр муниципалитет Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы белән бергә истәлеккә фотога төште.
Читайте нас: