Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
15 апрель 2019, 11:48

“КАНАТЛАРЫМ ХЫЯЛЛАРГА ИЛТӘ”

Гыйнвар аенда Мәскәүдә “Минем канатларым” Бөтенрусия талантлар һәм казанышлар конкурсының финалы үтте, аны “Кояшлы шәһәр” балалар хәйрия фонды оештырган иде (Фонд 2007 елда ата-ана каравыннан мәхрүм балаларга, тәрбиягә балалар алган һәм тормышта авыр хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм итү системалы озайлы программаларны гамәлгә ашыру өчен булдырылган).


“Минем канатларым” конкурсы – бу хәйрия фондының яңа проекты, беренче тапкыр ул 2018 елда үткәрелде. Конкурста Русиянең 71 төбәгеннән барлыгы 1047 бала һәм үсмер катнашты (ишле һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдән балалар, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты). Конкурс финалистлары башкалага чакырылды. Алар арасында Олы Куганак авылыннан тугызынчы сыйныфта укыган һәм балалар иҗат йорты “Салават күпере”ндә шөгыльләнгән Дарья Борсученко да бар.

“Артист һәм рәссам” номинациясе иң популяры булды. Дарья Борсученко да шунда катнашты. Уңышка юл гади түгел, әмма ул шуның белән кызыклы да. Өстәвенә Дарьяны опекуннары Любовь Ефимовна һәм Виктор Александрович Голубевлар, “Салават күпере” балалар иҗат йорты педагоглары, Олы Куганак авылы мәктәбе укытучылары ярдәм итеп торды (алар презентация эшләргә, видеороликлар төшерергә булышты).


Дарья икенче турга уңышлы үтте, үзенең номинациясендә ярымфиналга чыкты. Бу турда биремнәр катлаулырак була, үзеңнең комиксыңны төшерергә кирәк була, әмма ул боларның барысын да үти. Балалар иҗат йорты педагогы Н.Н.Макарова ярдәмедә алар “Төлкекәй” комиксын ясый. Ул гына да түгел, “100000000 сумны нәрсәгә тотыначакмын” дигән темага инша язарга кирәк була (Конкурста төп приз – хыялыңны тормышка ашыру өчен бер миллион сумлык грант игълан ителә). Даша хыялым - табиб булу, откан акчамны югары уку йортында белем алуга тотыныр идем дип яза. Конкурсны оештыручылар Дарьяның талантын, үзен үстерүгә омтылышын югары бәяли. Шуңа да аңа Мәскәүгә чакыру килә.


“Минем канатларым” конкурсының финал шоуы анда катнашучыларга бер-берсе һәм жюри әгъзалары белән танышу өчен беренче мөмкинлек була. Программага башкала буйлап экскурсия, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Космонавтика музеенда булу керә. Бу чарада катнашу турында истәлеккә призлар, дипломнар һәм конкурс логотибы белән футболка, һәм, әлбәттә, чагу тәэссоратлар калды.

“Минем канатларым” конкурсы талантларны ача, канатларны очарга әзерли, үзеңнең хәтта иң кыю максатларыңа ирешүдән дә курыкмаска өйрәтә. Оештыручыларга рәхмәт!


Дарьяга арытабан да иҗади уңышлар, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!
Читайте нас: