Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 апрель 2019, 12:19

ҖЫРЧЫ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНА

- Минем тормышым – чагу, кызыклы һәм ул яхшы кәеф, күңелле тәэссоратлар белән тулы... Боегып утырырга вакытым юк, бар яктан да актив булырга тырышам! – ди Талач авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Светлана Петрова.


Ул бию белән мавыга һәм җырларга бик ярата – Алина Рай җитәкчелегендәге “Феникс” вокал студиясендә шөгыльләнә. Җырчы булырга хыяллана. Былтыр Стәрлетамакта үткән “Ватанны данлап” патриотик җыр башкаручылар вокал конкурсында катнашып, лауреат булды.


Аңлашыла ки, Талач авылында үткән бер генә чара да бу талантлы кыз катнашлыгыннан башка үтми.


Илһам килгәндә Светлана үзенең хис-тойгыларын шигырь юллары аша җиткерә. Быел үзенең шигырьләрен районда үткән “Киләчәккә бер адым” фәнни-практик конференциясенең “Илһам чишмәсе” секциясе жюри хөкеменә тәкъдим итте.

Аннары Светлана әнисенең уң кулы, ул өч кече сеңлесен карарга ярдәм итә.


Без аңа һәрвакыт шат күңелле, иҗади һәм актив булуын телибез!
Читайте нас: