Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
16 апрель 2019, 18:02

БАЛАГЫЗГА АВТОЛЮЛЬКА АЛЫГЫЗ

Русия дәүләт автоинспекциясенең 28 мартта “Хәвефсез хәрәкәт” үзәге катнашлыгында игълан иткән “Сездән башка булмый!” акциясе дәвам итә. Бөтенрусия чарасының максаты – олыларга балалар иминлеген тәэмин итүдә водитель роленең мөһимлеген хәтерләренә төшерү.


Балалар – безнең тормышның мәгънәсе! Алар безне яшәргә: эшләргә, хезмәт эшчәнлегендә үрләр яуларга дәртләндереп тора. Баланы үстереп, тәрбияләп кеше итү өчен күпме физик һәм рухи көч таләп ителә!


Әмма, бала туганга кадәр ана аны йөрәге астында йөртә. Бала тудыруга әзерләнгәндә аның күпме көч салганы турында уйлап караганыгыз булдымы? Даими табибларда тикшеренеп тору, төрле тестлар үтү, анализлар тапшыру, диета саклау, башка чикләүләр. Булачак ана сабые сәламәт булып тусын өчен бар нәрсәне эшли.


Бала туганнан соң процесс туктап калмый, ул башлана гына, әмма ни өчендер автомобильдә иминлекне исәпкә алмыйлар.


Барысы да сабыйларны ни өчен автолюлькада йөртергә кирәклекне белә. Чынлап та, ни өчен соң?


Бала бәләкәйрәк булган саен йомшак, яңа туган сабыйлар аеруча. Аларның сөякләре сыгылучан, скелетлары кимерчәк тукымадан тора. Баш авырлыгы гәүдәсенә караганда 25 % тәшкил итә (олыларның – 6 %). Шул ук вакытта яңа туган сабыйларның муены нечкә һәм мускуллары үсешмәгән. Сабыйны кулда да нык селкетергә ярамый, ә бәрелә-нитә калсагыз?


Юлларда хаталар кайнатылмаган имезлек ише генә түгел. Җаваплы ата-аналар баланың ни өчен машинада автолюлькада булырга тиеш икәнен яхшы аңлый.


Ә сез беләсезме?


Балага имин балачак бүләк итегез! Сездән башка булмый!
Читайте нас: