Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
16 апрель 2019, 18:53

ӨМӘЛӘР ДӘВАМ ИТӘ

Республикада төзекләндерү айлыгы кысаларында бөтен җирдә экологик өмәләр үткәрелә. Торак пунктларны тазарту һәм тәртипкә китерү эшләренә Стәрлетамак районы кешеләре дә актив кушылды. 13 апрельдә Рощинский авылында чираттагы экологик өмә булды.


Авыл территориясен төзекләндерү буенча чараларда Рощинский авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, “Стәрлетамак районы торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе”нең 2 нче цехы, “Рощинский” совхозы, мәктәп, мәдәният сарае, авыл участок дәваханәсе, балалар бакчасы һәм башка учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре һәм эшчеләре, авыл халкы катнашкан. Авыл биләмәсе халкы төзекләндерү чараларында катнашуга чакыруны уңай кабул иткән. Өмәгә барысы 315 кеше чыккан.


Өмә үткәргән көнне эш сәфәре кысаларында анда район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ә.Р.Әбдрәфыйков та булып киткән. Ул төзекләндерү эшләре барган объектларны, ремонт таләп ителгән биналарны караган, кешеләр белән аралашкан, аларның көнүзәк проблемаларын тыңлаган.


Авылның социаль әһәмиятле объеклары янында коллектив җыештыру оештырылган. Бу объектлар янындагы территорияләр чүп-чардан, былтыргы яфраклардан, корыган үлән һәм ботаклардан тазартылган. Авыл биләмәсе хакимияте янында чуен һәм таш койманы буяганнар. Ремонтлау һәм буяу эшләре арытабан да дәвам иттереләчәк, бит авылда мондый коймалар байтак. Шулай ук авылга кергән урынны тәртипкә китергәннәр: бар чүп-чарны җыйганнар, тирәк кәүсәләрен аклаганнар, кирәкмәгән куакларны кискәннәр. Киләчәктә биредә агач һәм куаклар утырту планлаштырыла.



Авыл биләмәсе башлыгы А.Л.Звонов әйтүенчә, бу көнне уртак көч белән 2,5 тонна тирәсе чүп-чар җыеп алынган һәм түгелгән. Территорияне җыештыруда ике берәмлек техника катнашкан: совхоз чүп-чар түгү өчен арбалы трактор бүлгән, “Стәрлетамак районы торак-коммуналь хуҗалык идарә итүче компаниясе”нең 2 санлы цехыннан себерке тагылган тагын бер трактор урамнарны себергән. Территорияләрне җыештыру өчен кирәкле җиһазларны авыл биләмәсе хакимияте әзерләгән. Шулай итеп, уртак тырышлык белән авыл территориясенең күпчелек өлешендә тәртип булдырылган, әмма төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.



Мондый чараларда төп максат – яшәү пунктлары территорияләрендә санитар-экологик торышны яхшырту һәм төзекләндерү. Экологик өмәләр үткәрү барлык авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия. Бердәм хезмәт берләштерә, дөньяны матуррак итәргә булыша, нәтиҗәдә урамнар һәм юллар чистара – халыкның үзе өчен дә, кунаклар өчен дә куанычлы бу.



Читайте нас: