Соңгы вакытта киңкүләм мәгълүмат чараларында терроризм актлары турында ялган хәбәрләр җиткерү турында еш язалар.
“Бомба салынган” дип ешрак балалар шалтырата. Кемгәдер махсус хезмәтләрнең бу шалтыратуга ничек җавап кайтаруы кызык, кемдер мәктәптә контроль эш язудан курка, ә кемнеңдер шаяртып аласы килә.
Шул ук вакытта күпләр мондый гамәлнең җинаять дип исәпләнүен белми (РФ Җинаятьләр кодексының 207 статьясы: “Терроризм акты турында белә торып ялган хәбәр җиткерү”).
Бала ничә яшьтә булуга карамастан, аның әти-әнисенә (аның үз милке һәм кереме булмау сәбәпле) хәбәрне тикшерү чаралары оештыру һәм башкаруга бәйле матди зыян өчен җаваплылык йөкләтелә (РФ Гражданнар кодексының 1073, 1074 статьялары).
Террористик хәлләр хокук саклау органнарын һәм махсус хезмәтләрне, телефоннан бала тавышы ишетелеп, хәбәрнең ялган икәнен аңласалар да, дежурныйга килгән барлык шалтыратуларга кичекмәстән җавап бирергә мәҗбүр итә.
Әйтелгән фактларны тикшерү чаралары күп вакыт һәм матди чыгымнар таләп итә. Теракт кылыну ихтималы булган урынга полиция, коткаручылар, кинологлар, янгын сүндерүчеләр, тикшерүчеләр, махсус хезмәт белгечләре һәм башкалар бара. Шундый һәр операция дәүләткә кыйммәткә төшә. Һәм бу сумма телефон аша шаяртучының әти-әнисеннән түләттерелергә мөмкин.
Федераль законга ярашлы, шартлату, ут төртү яки кешеләр һәлак булырга, милеккә зур зыян салынырга яисә җәмгыять өчен хәвефле башка сөземтәләргә китерергә мөмкин булган башка гамәлләр турында ялган хәбәр өчен 200000нән 500000 сумгача яки гаепләнүченең 1 елдан алып 18 айгача чор өчен хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салынырга, яки ул 3 елгача срокка иректән мәхрүм ителергә, яисә 2 елдан 3 елгача срокка мәҗбүри эшләргә җибәрелергә ихтимал.
Әйтелгән гамәлләр социаль инфраструктура объектларына карата кылынса (ә аларга сәламәтлек саклау, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия бирү, ял һәм күңел ачу, уңайлыклар күрсәтү, спорт-савыктыру, хокукый һәм финанс-кредит учреждениеләре, предприятие һәм оешмалары, пассажирлар транспорты һәм башкалар керә), яисә 1 миллионнан ашу суммалык зыян китерсә, 500000нән 700000 сумгача яки гаепләнүченең 1 елдан алып 2 елгача чор өчен хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салынырга, яки ул 3 елдан 5 елгача срокка иректән мәхрүм ителергә ихтимал.
Власть органнары эшчәнлеген бозу максатларында шартлату, ут төртү яки кешеләр һәлак булырга, шактый зур матди зыян салынырга яисә җәмгыять өчен куркыныч сөземтәләр барлыкка килергә ихтимал башка гамәлләр турында белә торып ялган хәбәр җиткергән өчен 6 елдан 8 елгача срокка иректән мәхрүм итү каралган, әгәр мондый гамәлләр нәтиҗәсендә кеше үлсә яки башка авыр сөземтә булса – 8 елдан 10 елгача срокка.