Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
16 апрель 2019, 17:04

ТОРАК АЛАСЫГЫЗ КИЛӘМЕ? ПРОГРАММАДА КАТНАШЫГЫЗ!

Стәрлетамак районында билгеләнгән закон тәртибендә торак алуга мохтаҗ дип танылган гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән дәүләт һәм республика программалары эшли.



БР Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимияте торак шартларын яхшыртуның мөмкин вариантларын тәкъдим итә:

1. 5 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләгә БР 2000 ел 24 июленнән “Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында”гы 87-з санлы законны гамәлгә ашыру кысаларында торак сертификаты алу максатында “Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашу.

2. Авыл җирендә яшәгән һәм эшләгән гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән “Авыл хуҗалыгын үстерү һәм Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм азык-төлек товарлары базарын җайга салу” дәүләт программасының “2020 елга кадәр Башкортстан Республикасы авыллары территорияләрен тотрыклы үстерү” кушма программасын гамәлгә ашыруда катнашу.


3. Ир белән хатынның яшьләре 35тән узмаган яшь гаиләләргә “Русия Федерациясе гражданнарын кулай һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу.


4. “Домокомплект” республика программасын гамәлгә ашыруда катнашу. Моның кысасында кулай хакка бура һәм агач материаллары, шулай ук 300 000 сум күләмендә 5 елга 5 процентлы (еллык) кредит алырга була.


5. “БР Стәрлетамак районы муниципаль район халкына – кулай торак” муниципаль программасын гамәлгә ашыруда катнашу.


Алда санап үтелгән программаларда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат БР Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимиятенең рәсми сайтында “Инфраструктура” бүлегендә, арытабан – “Икътисад, эшкуарлык”, арытабан – “Торак сәясәте хезмәте”, шулай ук Хакимиятнең торак сәясәте хезмәтендә түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: Стәрлетамак шәһәре, Ходайбирдин урамы, 16, 2 кат, 18 каб., кабул итү көннәре: сишәмбе – консультация көне 9.00-12.30 сәг, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – документлар кабул итү көне 9.00-12.30 сәг.


Читайте нас: