Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 апрель 2019, 17:48

ЯШӘ, “АВЫЛ ТОРМЫШЫ”!

Киләчәк кәгазьдә бастырылган гәзит-журналлардамы яки аларның электрон вариантларындамы? Моны вакыт үзе күрсәтер! Ләкин бүген беркем өчен дә сер түгел: өлкән буын кешеләре туган район һәм шәһәр гәзитләрен кәгазь вариантта укый. Кызганычка каршы, аларның тиражы кими. Шуның өчен, финанс авырлыклар барлыкка килү сәбәпле, аларны электрон төрдә чыгару мәсьәләсе барлыкка килә. Бу гамәлгә ашса, күп кенә гәзитләр тугры укучыларын югалтачак: әлеге вакытта ветераннарның күпчелеге Интернеттан файдалана алмый. Ләкин файдалана алганда да күпчелек кәгазьдә бастырылган гәзиткә өстенлек бирә. Әгәр аны бастырудан туктасалар, подписчикларның күпчелеге тугры дуслары һәм киңәшчеләреннән мәхрүм калачак.



Талачтан гәзитебезнең авыл хәбәрчесе Фәүзия Барый кызы Габидуллина менә шулай уйлый. Сүзне аңа бирәбез.

- Шушы көннәрдә бер начар хәбәр ишеттем: икенче яртыеллыктан “Авыл тормышы” район гәзите йортларыбызга килми башларга ихтимал. Моның сәбәбе тиражның аз булуында диделәр, шуның өчен аны нәшер итү отышлы түгел.

Гәзит электрон вариантта гына чыгачак.

Әйе, тормыш алга бара. Ләкин тере сүзне, тере гәзитне бөек Интернет та алыштыра алмый. Иманым камил: финанс авырлыкларга карамастан, тере, ягъни кәгазьдә бастырылган гәзитләр электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бертиң яшәячәк! Элек тә бит шундый хәлләр булган. Әйтик, мәсәлән, кинематограф барлыкка килгәннән соң театр бетәчәк, чөнки анда беркем дә йөрмәячәк, дигәннәр. Ә бүген, 100 елдан ашу вакыт үткәч, театр яши һәм яшәячәк, дип әйтергә мөмкин!

Милли телләрдәге гәзитләр дистәләрчә ел дәвамында аякка баскан. Бүгенге авырлыклар артта калачак.Булганны җимерүе җиңел ул, ләкин тергезүе авыр булачак.

Минем өчен “Авыл тормышы” – алыштыргысыз рухи ризык. Район гәзите белән бар тормышым бәйләнгән, дисәм дә, бу арттыру булмас. Мин аны кечкенәдән укыйм. Ә 1972 елда мин район гәзитенә беренче язмамны җибәрдем, анда мин бер авылдашымның авыр хәлдә көн күрүе турында бәян иттем. Олы яшьтәге бу хатын (аңа 90 яшь иде) кеше почмакларында яшәргә мәҗбүр иде. Язмамның сөземтәсе мине гаҗәпләндерде, сөендерде һәм “халык тавышы”ның җитди көчкә ия булуын күрсәтте: хәвефле хаттагы хәбәрне авылга килеп тикшерделәр. Нәтиҗәдә мәкаләм герое гомере ахырына кадәр игътибар- хәстәрдә яшәде (ул йөз яшькә җитте диярлек).

Мин язган хатны гәзиттә бастырмасалар да, ул кешегә ярдәм итте! Шуннан бирле мин гәзит белән дус. Өлкән иптәшләрем Мидхәт Хәбибулла улы Шәфиев һәм Миңнеәхмәт Кәбир улы Әһлиуллин аларга соклану, охшарга тырышу һәм тирән ихтирам үрнәге булып торды, алар күптән инде район гәзитенең даими авторларына әйләнгән иде. Һәм алар авыл хәбәрчесе эшенә җитди карады, безне, гәзитнең яшь ярдәмчеләрен, күп нәрсәгә өйрәтте.
Һәм шуны да ассызыклау зарур, безнең районда авыл хәбәрчеләре хәрәкәте югары кимәлдә оештырылган иде. Партиянең район комитеты беренче секретаре Федор Иванович Машкин гәзиткә җитди игътибар бирде. Партиянең район комитеты җитәкчелегендә авыл хәбәрчеләренең район слетлары үткәрелә, актив авыл хәбәрчеләрен бүләклиләр иде.

Гәзит мөхәррире Сабирҗан Фазылҗан улы Усманов авыл хәбәрчеләренә аталарча җылы мөнәсәбәттә булды. Георгий Васильевич Федоров аңардан эстафетаны кабул итте. Гәзитне аннан соң җитәкләүче Вячеслав Леонидович Шульга да авыл хәбәрчеләрен хуплый. Ә без, авыл хәбәрчеләре, район гәзитенең үз эшләренең осталары булган журналистлары белән киңәшләшәбез, алардан өйрәнәбез, алар белән хезмәттәшлек итәбез.

Авыл хәбәрчесе булуым сөземтәсендә мин һәрчак вакыйгалар уртасында кайнадым. Авылдашларыбыз турында теге яки бу мәкалә өчен якташларымның шалтыратып, миңа рәхмәт белдерүеннән дә югарырак бүләк юк минем өчен.
Район гәзитен түземсезләнеп көтеп алам, башыннан ахырынача укып чыгам. Ошаган мәкаләләрне кат-кат укыйм. Талач һәм аның кешеләре турында мәкаләләр булган гәзитләрне кадерләп саклыйм.

Гәзиттән яңалыкларны беләсең, башка авыл кешеләре белән танышасың. Шулай ук игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, башка һөнәр ияләренең уңышлары турында укып сөенәсең. Авыл яшьләре, аларның өлкән буын вәкилләренең хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам иттерүе, укуда, спортта уңышларга ирешүе, мәктәп фәннәре буенча олимпиадаларда призлы урыннар алуы, төрле кимәлдәге, шул исәптән дөнья кимәлендәге ярышларда җиңүе турында язмаларны укыганда горурлык хисе биләп ала. Кыскасы, район тормышының кайсы гына өлкәсен алма, һәр кеше район гәзитендә байтак файдалы мәгълүмат таба.

Мин кече яшьтән татар язма һәм сөйләм телен яхшы беләм. Ләкин, кем әйтмешли, камиллекнең чиге юк: нинди дә яшьтә укырга мөмкин һәм кирәк! Шуның өчен мин бүген дә туган телемне өйрәнүне дәвам итәм, сүз байлыгын арттырам. Һәм күпчелек өлештә “Авыл тормышы” район гәзите ярдәмендә. Һәм бу минем генә фикерем түгел. Күпләр аны татар теле буенча кулланма китапка тиңли. “Авыл тормышы” гәзитендә материаллар русчадан татарчага тәрҗемә итеп бирелә. Ә бит күпләр бу мәкалә, сурәтләмә, интервьюларны авторлар татарча язган дип уйлый. Бу тәрҗәмәләрнең югары дәрәҗәдә башкарылуына сокланып туймыйм! Бу камиллек – гәзит тәрҗемәчеләре Фәйрүзә Монасыйпова, Гөлнур Әсәдуллина, Лилия Сәйфетдинованың һәм шулай ук Рузалия Мәхмүтованың зур, җентекле хезмәте җимеше. Аларның туган телне яратуы, аның бар байлыгын гәзит укучыларга җиткерергә тырышуы сизелә. Хезмәтләре өчен рәхмәт аларга!

Почтальон район гәзитен китергән көн минем өчен бәйрәм. Диванга иркенләп утырып, дөньямны онытып гәзит уку өчен көтәм мин ул көнне. Туган татар телендә сөйләшүче иң якын, иң кадерле кешем белән очрашкан сыман булам.
Кадерле иске дусым миңа килми башлар микәнни? Гәзитнең тугры укучылары өчен зур югалту булачак бит бу.
Яраткан гәзитебезне ул ябылмас, юкка чыкмас борын саклап кала алабыз бит. Моның өчен, әйдәгез, “Авыл тормышы” район гәзитенә дәррәү язылыйк!

Мин авылдашларым белән аралашканда аларның район гәзитенә язылу-язылмаулары белән һәрчак кызыксынам. Элек мәктәптә бергә эшләгән Рәйсә Сөнәгать кызы Солтанованы һәрчак сагынып искә алам. Бу сорауга ул һәрчак: “Район гәзитеннән башка яшәп буламыни, ул бит көндәлек ризык кебек”, - дип җаваплый иде.
Яраткан гәзитебез “Авыл тормышы” яңа подписчиклар өчен дә көндәлек ризыкка әйләнсен!



Читайте нас: