Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 апрель 2019, 16:52

ГАЗОННАРГА КЕРМӘГЕЗ

2019 елның 9 апреленнән Башкортстан Республикасының «Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында” 95-з санлы Законы белән Кодексның 6.21 статьясы 6 бүлегенә транспорт чараларын яшәү пунктлары чикләрендә яшелләндерелгән һәм башка территорияләргә куйган өчен җаваплылыкны караучы өстәмәләр турында үзгәрешләр кертелгән.

Гамәлдәге законга ярашлы, яшелләндерелгән территория дип җәяүлеләр, велосипедлылар йөри торган каты түшәмә, юллардан (тротуарлар, олы юл, юл чите) бордюр (таш) белән уратып алынган үлән, чәчкә һәм (яки) агач-куаклар утыртылган җир участогын атыйлар.


Хәзер яшәү пунктлары чикләрендәге газоннарга, чәчкә түтәлләренә, яшелләндерелгән башка территорияләргә, балалар, спорт мәйданчыкларына транспорт чарасын (аларга тагылмаларны), шул исәптән ташландык һәм (яки) сүтелгән транспортны куйган, шулай ук бу территорияләрдән йөргән өчен 50 мең сумга кадәр штраф төрендә административ җаваплылык каралган (ярашлы территорияләрне файдалану яки булдыруга бәйле эшчәнлек төре башкару, халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү объектларында авария һәм башка кичектергесез эшләр башкарудан тыш).


Кагыйдә бозу очрагына тап булган һәр кеше аны фотога һәм (яки) видеога төшереп, тиешле органнарга җибәрә ала.


Бу аноним булырга тиеш түгел. Гражданинга махсус бланк тутырырга кирәк булачак (аны Юстиция буенча дәүләт комитеты сайтыннан алырга була: https://goskomjust.bashkortostan.ru/documents/active/218812/), анда фамилия, исемең, бәйләнеш өчен телефон һәм электрон почта, шулай ук кагыйдә бозучыны кайда күрүегез, нинди телефонга төшерүегез күрсәтелергә тиеш.


Фотографияләр һәм видео ачык төшерелгән булырга тиеш. Аларда автомобильнең газонда яки балалар мәйданчыгында торуы, географик бәйләнеш (иң яхшы вариант – урам һәм өй саны күрсәтелгән табличка), шулай ук машинаның теркәү саны булырга тиеш. Водитель салонда бәйләнеш өчен телефон номерын калдырган очракта бу номерны да төшереп алырга онытмагыз.


Бу эшләрне карау белән БР Административ хокук бозулар турында кодексның 14.2 статьясына ярашлы Административ комиссия шөгыльләнә. БР Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимияте каршындагы Административ комиссия адресы: БР, Стәрлетамак шәһәре, К.Маркс урамы, 118 нче йорт, 20, 24 нче кабинетлар; тел./факс: +7 (3473) 25-09-43; E-mail 35/[email protected].


Яңа закон турында нинди дә мәгълүматны Административ комиссия секретареннан алырга була, тел.: 8 (3473) 21-21-77.


Гариза, фото һәм видеоны Административ комиссиянең рәсми электрон почтасына җибәрергә кирәк: 35/legal@bashkortostan/ru яки шәхсән алып килеп бирергә: Стәрлетамак шәһәре, К.Маркс урамы, 118 нче йорт, 20 нче каб.
Читайте нас: