Шимбә өмәсе уздыруга һәр бүлек иҗади әзерләнгән. Шулай, Олы Куганак авылының “Куганак” башлангыч бүлегендә өмә иртәнге зарядкадан башланды. Мәктәп территориясендә укучылар, укытучылар, хакимият, торак-коммуналь хезмәт, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, партактив һәм авыл халкы бердәм зарядка ясады. Аннары башлангыч бүлек секретаре И.А.Девенко барысына да яхшы кәеф, уңай тәэссоратлар теләде һәм авылны чистартырга, шәхси йорт алларын, җәмәгать территорияләрен, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл урнашкан скверны чүп-чардан тазартырга чакырды.