Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
24 апрель 2019, 11:44

ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРДЫ


Тирә-яктагы бернәрсәгә дә битараф булмаган, гомере буе изгелек кылган яхшы кеше турында сөйлисем килә. Ул Помряскино авылында якты эз калдырган Евгения Григорьевна Осокина.


2011 елда Помряскинода Михаил-Архангель гыйбадәтханәсе тергезелде. Бу эштә Евгения Григорьевна Осокина иң актив катнашучыларның берсе булды. Ремонт эшләре вакытында һәм аннан соң чиркәү кешеләрне кабул иткәндә ул эше белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм итте. Авырган чакларында да чиркәүгә йөрүдән туктамады.


Язмышы авыр булуга карамастан, Е.Г.Осокина һәрчак иртәгәсе көн турында уйлады, кешеләргә ярдәмләште. Бүген безнең авылга чиркәү ямь биреп тора, ул эшли, анда службалар үтә, кешеләр өчен ул изге урын. Гыйбадәтханәгә кергән чакта, яңартылган стеналардан һәм матур җиһазлардан күңел тула. Авыл халкы яхшы белә: монда якташыбызның күңел җылысы салынган.


2019 елның мартында Евгения Григорьевна якты дөньядан китте. Туганнары, дуслары, рәхмәтле авылдашлары һәм бу ханымны олы йөрәкле, ихлас, шат күңелле кеше буларак белгән бар халык аны онытмаячак.

Читайте нас: