Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 12:09

Аллергия баш калкыткан чорда

Аллергия баш калкыткан чорда
түбәндәге киңәшләргә колак салу зарур


* Тузан – аллергиядән интегүчеләрнең төп дошманы. Шуңа күрә юеш чүпрәк белән тузан сөртү, идән юу көндәлек эшегезгә әйләнсен. Аллергиклар фатирында келәмнәр, авыр калын пардәләр, чәчәкле үсемлекләр дә булмаска тиеш. Кичләрен, аеруча яңгырдан соң бүлмәләрне җилләтегез.


* Керләрне дә ябык урында киптерегез. Шуңа күрә балкнда кер киптерүне дә кичектереп торырга туры киләчәк.


* Аллергия “чәчәк аткан” чорда дуңгыз ите, бәрән ите, колбаса, тавык, йогырт, майонез, кетчуп, балык һәм диңгез продуктлары, маринадланган, ысланган һәм тозлы азыклар, сарымсак, помидор, баклаҗан, чөгендер, гәмбә, мандарин, йомырка, бал, шоколад ашау, сок, газлы су эчүдән тыелып тору киңәш ителә.


* Аның каравы, кефир, катык, маусыз эремчек, атланмай, майсыз сыр, карабодай, солы, арпа, дөге, тары боткаларын рәхәтләнеп ашый аласыз. Куян ите, күркә ите киңәшителми. Ипине исә духовкада киптереп ашау хәерле. Кара. Яшкл чәйләр, мүк җиләге сулары да файдага гына булачак. Аш-суга яшел үләннәр кушыгыз.


* Аллергия чорында тәрәзәләрне ачмаска тырышыгыз.


Өйгә кергәч, өстәге бар киемне салып юарга, душта коенып чыгарга кирәк. Чәчләрне аеруча җентекләп юу сорала, чөнки аллергия китеерп чыгаручы серкәләр нигезегдә нәкъ менә шунда туплана. Борын һәм күзләрне дә яхшылап юарга онытмагыз.

Читайте нас: