Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 10:55

ЭШЛЕКЛЕ ДРЕСС-КОДНЫ – СПОРТ КОСТЮМЫНА

Урындагы үзидәрә көне алдыннан Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис колледжы спорт залында Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимияте кубогына волейбол буенча турнир үтте.


Хакимият кубогы өчен ярышырга килгән волейболчылар арасында таныш йөзләр байтак иде. Бу гаҗәп тә түгел: болар район Хакимиятенең төрле хезмәтләре бүлекләрен тәкъдим иткән хезмәткәрләр иде. Гадәти көннәрдә алар гражданнарны эш кабинтларында, дресс-кодка ярашлы катгый эшлекле киемнәрдә һәм күлмәкләрдә каршы ала. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан турнирда катнашу өчен үзләренең гадәти киемнәрен алар спорт киеменә алыштырган. Анда катнашучыларның берсе генә – Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Х.Газизов эшлекле киемдә иде. Ачыклануынча, ул да турнир ачылуның тантаналы өлешендә генә булып чыкты.

Илдар Хәләф улы район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әбдрәфыйков Әнвәр Равил улы исеменнән сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән җылы тәбрик итеп, ул халыкның көнүзәк проблемаларын хәл итәргә тиешле муниципалитетлар эшенең әһәмиятен ассызыклады. “Бу көн безне бер тату командага туплар дип ышанам. Чөнки районның иминлеге нәкъ сезнең карарларга бәйле”, – диде ул.


Сәламләү сүзе белән шулай ук физкультура, спорт һәм туризм буенча район комитеты рәисе Н.Н. Мусакаев, “ГТО” комплексы муниципаль тестлаштыру үзәге җитәкчесе Х.Т. Тимерәшев чыгыш ясады. “Иң көчлеләр җиңсен!” – дип теләде алар.

Турнирны тантаналы ачу церемониясен колледж спортчыларының парады һәм мөлаем Гөлнара Иксанованың җыр бүләге бизәде.


Турнирны ачу тантанасында тагын бер күркәм вакыйга булды: Әлфия Зазулинага, Динара Кинҗәгуловага, Олег Федотовка, Салават Әхмәдуллинга ГТОның алтын билгеләре һәм таныклыклар тапшырылды. Аларны коллегаларына Илдар Газизов тапшырды.


Муниципаль хезмәтләр эшчәннәренең спорт белән дус булуы, сәламәт тормыш рәвешен үрнәк итүләре ничек күңелле! Муниципалитет оешмалары һәм учреждениеләренең волейбол буенча бүгенге турнирда катнашуы моны ачык күрсәтә. Җитәкчеләрнең үрнәк күрсәтүе ничек яхшы! Мәсәлән, район Хакимияте командасын И.Х.Газизов җитәкләде. Әйтергә кирәк, Илдар Хәләф улына спорт киеме дә килешеп тора. Башка команда әгъзаларына да спорт киемнәре килешеп тора.


Стәрлетамак районы авыл биләмәләре хакимиятләре командасында авыл биләмәсе башлыгы О.А.Федотов чыгыш ясады. Районда Олег Александровичның балалары спорт яратуын күпләр белә. Аларның үрнәк алыр кешеләре бар! Стәрлетамак спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Елена Викторовна Морзабаева яшь спортчылар тәрбияләп кенә калмый, үзе дә ярышларда актив катнаша. Ул мәктәпләрдән үзенең коллегалары белән район мәгариф бүлеге җыелма командасында уйнады. Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмаган: үзләренең командаларын тәкъдим итте.


Уеннар кызыклы, киеренке барды. Һәр команда җиңүгә омтылды. Әмма җиңү бер. Ул иң көчле, тәҗрибәле уенчыларга - мәгариф оешмалары директорлары командасына эләкте. Икенче урында - район Хакимияте командасы, өченче - авыл биләмәләре хакимиятләре җыелма командасы.


Турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. “Иң яхшы уенчы” номинациясендә Илдар Газизов (район Хакимияте), Дамир Хөснетдинов (авыл биләмәләре хакимияте), Миләүшә Шәрипова (мәдәният хезмәткәрләре), Наилә Абдуллина (мәгариф бүлеге) һәм Наталья Гаврилова (мәгариф оешмалары директорлары) җиңүчеләр дип танылды.


Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, грамоталар, медальләр, кубоклар, шулай ук вымпеллар тапшырылды.
Читайте нас: