Авыл тормышы
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 11:20

КЫЗАМЫККА КАРШЫ ТАЗАРТУ ИММУНЛАШТЫРУЫН ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА

Балаларның һәм олыларның кызамыкка бирешүчәнлеген кисәтү максатларында 2019 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр Стәрлетамак районында, барлык Башкортстан Республикасында кебек үк, кызамыкка каршы тазарту иммунлаштыруы үтә.


Иммунлаштыру медицина күрсәткечләре буенча яисә әти-әнисе каршы булганлыктан вакытында кызамыкка каршы прививка ясатылмаган балалар һәм “хәвеф” төркеменә караган олылар арасында үткәрелә: республикада мигрантлар, вахта белән эшләүчеләр байтак.


Башкортстан Республикасында кызамык белән авыру төп ике чорга бүленгән: прививкага кадәр – 1968 елгача, һәм балаларны һәм олыларны кызамыкка каршы планлы иммунлаштыру чорында.


Республикада халыкны иммунлаштыру нәтиҗәсендә кызамык авыруын 1967 елдан 38,5 меңнән (100 мең кешегә 267,6 авыру күрсәткече) 2017 елда 1 очракка (100 мең халыкка 0,02) киметү мөмкин булды.


Стәрлетамак районында прививкалар күпләп ясатылу сәбәпле, соңгы 20 елда кызамык теркәлмәде. Стәрлетамак шәһәрендә 2015 елда читтән кертелде – Якутиядә вахта белән эшләүче алып кайткан, 2013 елда – чегәннәрдә.


2018 елда республикада 35 кызамык очрагы теркәлде, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балаларда 14 очрак. 2019 елның агымдагы чорында 4 очрак теркәлде, шул исәптән Русия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм берсе – миграцияләнгән халыктан.


Эпидемиологик хәл начарая бара. Әлеге вакытта, җәйге отпусклар һәм халыкның РФның башка төбәкләренә күпләп ялга баруы алдыннан, кызамык авыруын йоктыру ихтималы берничә тапкырга арта.


Кызамык белән авырган кешеләрне оештырылган төркемнәрдә тулысынча сәламәтләнгәнче очудан һәм сәфәрләрдән азат итәләр, чөнки бер авырган кеше әлеге авыруны 30-50 кешегә йоктыра ала.


Кызамык – аеруча зарарлы кискен вируслы авыру. Аның чыганагы – авыру кеше. Ул авыру кеше белән аралашканда һава-тамчы юлы белән иммунлаштырылмаган барлык кешегә йога.


Вирус төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшкәндә селәгәй тамчылары аша күчә. Кызамык вирусы очу сәләтенә ия, аның вентиляция торбалары, лифт шахталары аша таралуы ихтимал, шуңа күрә берьюлы төрле катларда яшәгән кешеләрнең авыруы ихтимал.


Төп билгеләре: температура күтәрелү, томаулау, ютәлләү, күзләр кызару, яшь агу, яңакларның эчке ягында вак кына ак таплар барлыкка килү. Берничә көннән биттә һәм муенның өске өлешендә тимгелләр барлыкка килә. Акрынлап ул тәнгә, соңгы нәтиҗәдә кулларга, аякларга тарала.


Кызамыктан өзлегүләр – үзәк нерв системасы зарарлану (энцефалитлар, менингоэнцефалитлар), сулыш алу юлларының авыр инфекцияләре, пневмония, ахыры үлем белән тәмамлану очраклары да бар.


Вакцинага кадәрге чорда дөньяда ел саен кызамык белән 135тән 140 миллионгача кеше авырган һәм 5-7 миллион бала вафат булган.


Русия Федерациясендә һәм Башкортстан Республикасында кызамык буенча эпидемиологик хәлдән саклануның бердәнбер ысулы – кызамыкка каршы тере вакцина кадату: вакцина ясату һәм икенчегә ясату. Профилактик прививкалар милли календарена ярашлы, иммунлаштыру планлы тәртиптә ике тапкыр – 12 айда һәм 6 яшьтә башкарыла. Авырмаган, прививка ясатмаган, бер тапкыр гына прививка эшләнгән олыларга прививка 18 яшьтән 35 яшькәчә ике тапкыр ясала. Авырмаган, прививка ясатмаган, бер генә тапкыр ясаткан, кызамыкка каршы прививкалары турында мәгълүматлары булмаган 36-55 яшьтәге хәвеф төркеменә караганнар (медицина һәм мәгариф учреждениеләре, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә хезмәткәрләре; вахта ысулы белән эшләүчеләр, Русия Федерациясе дәүләт чиге аша пропуск пунктларында дәүләт контроле органнары хезмәткәрләре) шулай ук ике тапкыр иммунлаштырыла.


Кызамыкка каршы профилактик прививкаларны медицина страховкалавы полисыгыз беркетелгән медицина оешмасында ясатырга була (участок табибына мөрәҗәгать итәргә).


Иммунлаштыруны вакцина ясауга лицензиясе булган шәхси медицина учреждениеләрендә акча түләп тә ясата аласыз.
Читайте нас: