Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 11:02

СУ СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ

Старт Стәрлетамакта “Аучы” магазины алдында язгы

кар сулары белән тулы Стәрле елгасында бирелде.

Аннары Ашкадар буйлап үтеп, Агыйдел елгасына чыгарга кирәк иде.

Быелгы су сезонын ачу маршруты шундый булды.



Аны оештыручы – Стәрлетамак шәһәренең “Глобус” туристик клубы, аның әгъзалары Стәрлетамак районы яшь техниклар станциясенең “Көньяк Урал туризмы” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләрне үз компанияләренә җылы кабул итте. Балаларның салда йөзү тәҗрибәсе булса да, язгы ташкында алар беренче тапкыр көчләрен сынап карады.


Яңа килгәннәр өчен катамаран җыю нечкәлекләрен, судагы катлаулы участокларны: тыгыннар, агач өемнәрен үтү күнекмәләрен кабатлыйбыз. Мондый суда йөзүдә беренче тапкыр катнашканнарны маршрутның таныш булмавы һәм чараның кульминациясе булган "Бельский" бусагасын үтүнең катлаулы булуы бераз куркытты.



Моны “кош балалары” кабатлый алырмы, кем белсен, әмма тырышып карарга кирәк: менә су агымына эләккән катамаран кирәкмәгән якка алга омтылды. Елга агымына каршы барырга кирәк тә бит, осталык җитеп җитми. Күбекне ишкәкләр белән ишеп, капкага керергә омтылабыз, әмма монда да көч җитеп бетми. Ләкин без өйрәнәчәкбез!


Менә капкалар артта калды, капкалап алырга һәм Стәрле елгасы буйлап аска төшәргә кирәк, риваятьләр буенча биредә тар бормалы елга буйлап баржалар йөргән, имеш, әмма биредә ташкын вакытында да моны күз алдына китерүе авыр. Катамаран әле тегендә, әле монда эләгеп кала, агачлар корыган ботаклары белән безне тырнаган сыман сыйпап ала да, былтыргы яфракларын суднога тутыра. Ара-тирә аркылы яткан агачлар очрый, судноны яр буеннан яки алар арасыннан үткәрергә туры килгәли. Кыскасы, Ашкадар елгасы киңлекләренә чыкканчы киеренкелек сакланды.



Ничек булса да алга йөзәргә кирәк иде – бусаганы күрергә өметләнгән егетләр ишкәкләре белән җитезрәк һәм ышанычлырак иште: олылар янына бер яңа кешене утыртырга рөхсәт бирелде. Бу исә киләчәктә йөзәргә өйрәнү мөмкинлеге дигән сүз, моңа кадәр күпме ишеткән, күргән, әмма чынлыкта күрү бәхете тимәгән дулкыннар аша имин үтәргә кирәк иде.


Менә төркем башлыгының командасы яңгырады: “Яңа йөзәргә өйрәнүчеләр, катамараннарга!”. Ашыга-ашыга коткару жилетларын һәм каскаларны киеп, юл уңаенда ишкәкләрне эләктереп, яшьләр катамараннар янына җыелды һәм кайда утырырга күрсәтмәләр көтә башлады. Олылар яшьләрнең киемнәрен җентекле карап, каскаларын һәм жилетларын дөресләп кидереп, канәгать төстә юлга кузгалды, алар белемнәрен, тәҗрибә һәм күнекмәләрен өйрәтер алмаш килүенә эчтән генә сөенә иде. Компьютер экраннарына гына карап утырмаган яшьләр дә бар әле!


Йөзгә су чәчри! Авыш җирдән салмак кына төшкәннән соң катамаран су стенасына килеп бәрелә, аны борыны белән сөзә, күбекләр өстенә ыргып менә дә трамплиннан сикергән сыман бер мизгелгә һавада эленеп калып, йомшак кына чираттагы дулкынга килеп төшә. Биредә тирә-якка карап торырга вакыт юк, команда биргән төркем башлыгының тавышы да чак ишетелә. Аның ачык итеп биргән: “Сул як эшли!”, “Уң як кирегә ишә!” командалары ишетелә. Бусаганы үтү өчен берничә секунд вакыт кирәк, чөнки ул озын түгел. Бусага артта калды диләр, моны аңларга да өлгермисең, бары тик юеш киемнәр, итекләр генә аны үткәнне аңлата. Соңрак, барысын да секундларга бүлгәннән соң, акрынлап бу мизгелнең күренеше вак-төягенә кадәр күз алдына килә. Иң мөһиме – төрле яклап метр ярымга кадәр күтәрелгән дулкыннарда бергәләп бусага үтелгән.


Кичкә табан – мул табын, анда һәркем үзенең өлешен керткән, кемдер – тушенкасын, кемдер аппеттитын. Бүгенге көн шатлыгы – катлаулы адым үтелде. Бу озакка, бөтен гомергә истә калырлык вакыйга.


Юлларыгыз уң булсын! Киләчәктә һәркайсыгыз үз юлыгызны сайласын, мәктәпне тәмамлагач мавыгуларны үзегез табачаксыз. Без сезне онытмаячакбыз һәм кайчан да булса Зур суда очрашырбыз дип өметләнәбез.

Читайте нас: