Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 апрель 2019, 11:29

ТЕАТРЛАР МАРАФОНЫ

17 апрельдә Стәрлетамак шәһәр мәдәният сараенда БР һәвәскәр театрлар фестиваль-марафоны штандартын тантаналы шартларда

Стәрлетамак районына тапшыру чарасы үтте.


Ил буйлап театр елы атлый. Гыйнвар аенда бу елның иң зур проектын – Бөтенрусия театрлар марафонын ачу чарасы үтте, ул Русиянең 85 төбәген үз эченә ала. Марафон илнең көнчыгыш ноктасында, Владивостокта тәмамланачак. Марафон – үзенчәлекле театраль эстафета ул: төбәк театрлары гастрольгә чыга һәм Театр елының махсус билгесен арытабангы театрга тапшыра.



Менә марафон безгә дә килеп җитте. Стәрлетамак шәһәр Хакимияте башлыгы урынбасары М.В.Григорьев фестиваль-марафон штандартын Стәрлетамак район Хакимияте башлыгы урынбасары И.Х.Газизовка тапшырды.


Чара кунаклары – Башкортстанның халык артисткасы, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Сара Буранбаева һәм фестивальнең оештыручысы, Республика халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече Тәнзилә Калмурзина тамашачыларга сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.



19 апрельдә район мәдәният сараенда Стәрлетамак районыннан штандартны Стәрлебаш районы кабул итеп алды. Бу чарада театр һәм кино актёры, РСФСРның атказанган артисты, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры художество җитәкчесе Олег Ханов һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Тәнзилә Калмурзина катнашты.


Кунакларны икмәк-тоз һәм бавырсак тотып, “Уральская рябинушка” рус җыры халык ансамбле башкаруында җыр белән каршыладылар. Традиция буенча өч тапкыр кыңгырау шалтырагач, кунаклар тамаша залына үтте.


БР һәвәскәр театрлар фестиваль-марафоны штандартын тапшыру өчен сәхнәгә Стәрлетамак һәм Стәрлебаш районнары Хакимият башлыкларының социаль мәсьләләр буенча урынбасарлары И.Х.Газизов һәм А.Ә.Суфиянова, ике районның мәдәният бүлеге начальниклары И.В.Синебухова һәм Р.Х.Галиева чакырылды.
Аннары тамашачылар М.Кәрим пьесасы буенча Стәрлебаш татар халык театры куйган (режиссер-куючы Зөлфия Гыйзетдинова) “Кыз урлау” спектаклен карады.
Һәвәскәр театр сәнгатен саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән марафон дәвам итә. Ул ел ахырында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында тәмамланачак.

Читайте нас: