Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 Май 2019, 18:24

«АГАЧ УТЫРТ – ГОМЕР БҮЛӘК ИТ!”

Стәрлетамак районы халкы да бу изге эштән читтә калмады. “Яшел Башкортстан” республика бердәм акциясе кысаларында 27 апрельдә оештырылган “Агач утырт – гомер бүләк ит!” акциясендә күп кенә авылларда агач утыртырга чыктылар.
Үткән шимбә саф һавада эшләргә чыкканнар бердәмлек тойгылары, яхшы кәеф кичерде. Табигать тә моңа сөенгән сыман тоелды – кояшлы иде, талгын гына җил исеп торды. Район оешмалары, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, район Хакимияте бүлекләре вәкилләре, волонтёрлар 3 автобуста Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе территориясендәге урманга чыкты. Авыл халкы, урман хуҗалыгы, Стәрлетамак табигатьтән файдалану һәм экология идарәсе эшчәннәре белән алар күмәкләп агач утыртуда катнашты. 185 кеше карагай һәм корычагач утыртты (12000 данәдән артык).

Кулларына көрәкләр, үсентеләр салынган бидрәләр тотып, алдан әзерләнгән рәтләргә киләчәктә биредә урман шаулар дигән өметтә алга атладылар.
-Без, урман эшчәннәре, һәр елны агач утыртабыз. Бүген безгә ярдәм килде, бу сөенечле, әлбәттә, - диде Куганак участогы урман мастеры А.И.Михайлов, ул хезмәте буенча 20 ел урман саклый.

Бу көнне Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә Ишпарсово һәм Талалаевка авылларында авыл Советы, мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган авыл халкы үзләренең территорияләрен яшелләндерде. Мәсәлән, Ишпарсово авылы мәдәният йорты янында 30 чыршы утыртылды.

Нәкъ шундый эшләр белән без үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, табигатьне сакларга тиешбез.

Читайте нас: