Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 Май 2019, 18:48

“БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК” АЛЛЕЯСЫ БАРЛЫККА КИЛДЕ

Яңа Барятино авылында Яр буе дип исемләнгән яңа микрорайон бар. Андагы җир участоклары Стәрлетамак районының күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләренә бирелгән. Авылның генераль планында “Бәхетле балачак” дип аталган аллеяга урын калдыру каралган.


Яр буенда яшәүчеләр 27 апрельдә “Агач утырт – гомер бүләк ит!” девизы белән “Яшел Башкортстан” акциясендә катнашып, бу уйларын гамәлгә ашыра алды. Һәр гаиләгә агач утырту мөмкинлеге бирелде. Ул көнне барлыгы 125 каен утыртылды. Хәзер микрорайон халкы үзләре утырткан агачларны тәрбияләячәк, ә аларның балалары агач үсентеләре белән бергә үсәчәк.


Күп балалы Карповлар, Гыйззәтуллиннар, Гыймаловлар, Шахмаевлар, Новосельцевлар, Афанасьевлар, Аллабиргәновлар, Бикмөхәммәтовлар, Чугуновлар гаиләләре акциядә актив катнашты. Авылның башка кешеләре, укучылар һәм укытучылар да бу чарадан читтә калмады. Яңа Барятино авылы мәдәният йорты иҗат коллективы акциядә катнашучыларның кәефен күтәрергә тырышты. Алар концерт программасы әзерләгән иде. Ә Т.М.Мөлекова пешергән тәмле пылау һәм кайнар чәй өмәдә катнашучыларга көч һәм дәрт өстәде.


Безнең бу чарага район Хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнвәр Равил улы Әбдрәфыйков, район Советы секретаре Люция Фаикъ кызы Шәяхмәтова, мәдәният бүлеге начальнигы Ирина Владимировна Синебухова, район Хакимиятенең башка вәкилләре, шулай ук Явнов исемендәге хуҗалык рәисе Руслан Тимергали улы Насыйров килде. Башкалар белән бергә алар да агач утыртты.
Акция бәйрәмчә кәефтә үтте.

Читайте нас: