Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 Май 2019, 17:37

“ЯШЕЛ БАШКОРТСТАН” АКЦИЯСЕ

Яшел үсентеләрнең безнең тормышыбыздагы ролен бәяләп бетәрлек түгел. Алар кеше тормышына йогынты ясап кына калмый, ә экологик иминлекне дә гарантияли. Шуңа да безнең Ишпарсовода яшәүче күп кенә кешеләр “Яшел Башкортстан” акциясенә бик теләп кушылды.


Бу акция кысаларында 27 апрельдә шимбә өмәсе узды. Анда Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белгечләре, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Ишпарсово авылы мәктәбе укучылары катнашты. Бу көнне авыл мәдәният йорты янында “Хәтер аллеясы” барлыкка килде, анда чыршы үсентеләре утыртылды.


Шимбә өмәсенә барысы да күтәренке кәеф һәм туган төягебезне яшел үсентеләр ярдәмендә матурлау теләге белән килде, аннары саф һавада дуслар, коллегалар белән бергәләп эшләү үзе ни тора!


Бер сәгать эчендә 30 агач үсентесе утыртылды. Бу акция тирә-якны яшелләндерү һәм саклауның янә бер ачык мисалы булып тора.

Читайте нас: