Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
6 Май 2019, 11:19

ЯШЬЛӘР ҺӘМ СПОРТ – АЕРЫЛГЫСЫЗ ТӨШЕНЧӘЛӘР

24 апрельдә район Хакимиятенең утырышлар залында “Яшьләр өлкәсе хезмәткәрләре сәгате” белән берлектә “Спорт сәгате” үтте. Анда районда физик культура, спорт һәм туризмны үстерү, “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” бөтенрусия физкультура-спорт комплексын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча район координация советы эше барышы, яшь буынның сәләтләрен күрсәтүе, волонтёрлар хәрәкәтен үстерү, җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне арттыру мәсьәләләре тикшерелде.


Киңәшмәдә яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре, социаль учреждениеләр һәм предприятиеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, авыл биләмәләре хакимият башлыклары катнашты.


Киңәшмәне район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Газизов алып барды. Чараны шушы форматта үткәрү көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне киңрәк һәм тирәнрәк тикшерү мөмкинлеге бирде.


Яшьләр сәясәтен үстерү – бүгенге көндә җәмгыять һәм дәүләт эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Яшьләр – илнең киләчәге, еллар үтү белән нинди илдә яшәячәгебез нәкъ аларга бәйле. Кызганычка каршы, соңгы вакытта яшьләр арасында шәхесне таркатучы начар гадәтләр – наркотиклар, спиртлы эчемлекләр куллану киң тарала.


Безнең районда мондый кире күренешләргә каршы аусыз көрәш алып барыла, аларны кисәтү буенча зур эш башкарыла, шул исәптән яшьләр эшләре буенча район комитеты тарафыннан. Аның җитәкчесе Павел Шорохов мәгълүматлары буенча, урыннардагы яшьләр эшләре белгечләре имин булмаган гаиләләрне һәм үсмерләрне контрольдә тота, алар белән профилактик эш алып бара, спорт һәм иҗат конкурслары оештыра. Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатылган урыннарда яшь гвардиячеләр белән берлектә рейдлар үткәрелә.


Ләкин кеше үзен үзе дә кайгыртырга тиеш бит. Шуның өчен дә ул кеше дип атала: барыннан да бигрәк сәламәтлек мөһим булуына игътибарны юнәлтеп, үзенең иминлеге хакына ул начар гадәтләрдән баш тарта ала. Һәм замана яшьләре өчен бу очракта спорт аеруча кирәк.


Физкультура һәм спорт, спортчыларның төрле кимәлдәге ярышларда катнашуы һәм уңышлы чыгыш ясавы, җиңүләр яулавы бөтен дөньяда барыннан да бигрәк яшьләргә бәйле. Яшьләр һәм спорт – аерылгысыз төшенчәләр.


Безнең район яшьләре турында да без ышанычлы рәвештә шулай әйтә алабыз. Яшь спортчыларның казанышлары нәтиҗәсендә Стәрлетамак районы спорт җиңүләре копилкасы елдан-ел байый.


Әлбәттә, призлы урыннар һәм бүләкләр – мактаулы һәм абруйлы. Ләкин киңәшмәдә сүз уңышлар һәм казанышлар турында гына бармады. Балалар, яшьләр белән эшләүчеләр үзләрен борчыган, хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне күтәрде.
Физик культура, спорт һәм туризм буенча район комитеты рәисе Наил Мусакаев үзенең чыгышында киңкүләм физкультура хәрәкәтен арытабан үстерү кирәклегенә басым ясады.


Ә моның өчен шартлар бармы? Матди-техник база физкультура һәм спорт белән теләгән һәркемгә шөгыльләнү мөмкинлеге бирәме?


Наил Нияз улы әйтүенчә, бүгенге көндә районда 42 спорт залы, 25 футбол кыры, 26 баскетбол һәм 36 волейбол мәйданчыгы, 7 хоккей тартмачыгы (Рощинский, Олы Куганак, Октябрь, Айгөл, Яңа Барятино, Наумовка, Первомайский авылларында) һәм башкалар бар.


Спортның күп кенә төрләре уңышлы үсә. Шулар исәбендә – авыр атлетика, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, футбол, чаңгы спорты, өстәл теннисы, шахмат, шайбалы хоккей, бокс һәм башкалар.


Балалар һәм яшьләр арасында физкультура-савыктыру һәм спорт эшен 64 хезмәткәр алып бара. Алар барысы да һөнәри белемле: 46 кеше – югары, 18 – махсус урта белемле. Алар арсында – гомуми белем бирү учреждениеләренең 31 физкультура укытучысы. Шулай ук районда өстәмә белем бирү учреждениеләренең 22 тренер-преподавателе һәм башкалар эшли.


1091 бала – балалар спорт мәктәбе секцияләрендә, 353 – яшь техниклар станциясе түгәрәкләре һәм секцияләрендә (крайны өйрәнү һәм туризм), 103 бала – “Глобус” үсмерләр клубында бокс белән шөгыльләнә, 73 – физкультура-савыктыру юнәлешен үстергән балалар иҗат йортында.


Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, район халкы актив спорт тормышына җәлеп ителә. Авыл халкы сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән Бөтенрусия физкультура-савыктыру акцияләрендә һәм конкурсларда катнаша. Бу Сәламәтлек көне, Бөтенрусия җәяү йөрү көне, Бөтендөнья туризм көне, Бөтенрусия кар көне, Бөтенрусия Русия чаңгы юлы, “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”, “Спорт – начар гадәтләргә альтернатива”, “Күмәклектән – осталыкка”, “Чемпион белән зарядка”,

“Мин спортны сайлыйм” һәм башкалар.


Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнгән халык саны 2018 елда район буенча тулай алганда 16558 кеше тәшкил иткән (чагыштыру өчен: 2017 елда – 15979), яки районның 3-79 яшьлек халкының гомум саныннан 41,35 %.


Балалар-үсмерләр спорты өлкәсендә укучылар спартакиадасы, “Президент ярышлары”, физик культура буенча олимпиадалар, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Мәгариф министрлыгы линияләре буенча чемпионатлар, беренчелекләр, турнирлар үткәрелде.
Яшәү урыны буенча балалар һәм үсмерләр арасында күп этаплы ярышлар үткәрелә. Алар арасында “Алтын шайба”, “Күн туп”, “Кызгылт сары туп” һәм башка кайбер ярышлар популярлык алган.


“Ихата чемпионнары лигасы” ярышлары кысаларында кышкы һәм җәйге сезонда 83 ярыш үткәрелде, аларда 2000нән ашу бала һәм үсмер катнашты.
Югарыда санап үтелгән чаралар район яшьләр комитеты белән тыгыз бәйләнештә оештырыла. Спорт үсеше өчен район яшьләр оешмасы линиясе буенча турыдан-туры күп эш башкарылды.


Комитет рәисе Павел Шорохов мәгълүматы буенча, район Бокс федерациясе белән берлектә авылларда алты яңа секция ачылды, аларда 100ләп бала шөгыльләнә. Квалификацияле тренерлар составы формалаштырылды. Олы Куганак, Первомайский, Загородный авылларында бокс спорт заллары ремонтланды, ринглар, спорт киеме һәм җиһаз сатып алынды.


Балалар һәм үсмерләр өчен “Яшь спецназчы”, “Яшь спортчы”, “Кобзарик” профильле сменалары оештырыла.


Өстәмә белем бирү учреждениеләре секцияләре һәм түгәрәкләре эшен оештыру турында спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Елена Морзабаева һәм яшь техниклар станциясе җитәкчесе Светлана Сабирҗанова җентекле сөйләде.
Без горурлык белән шуны әйтә алабыз, безнең район спорт талантларына бай: бездә дөнья, Европа, Русия чемпионнары һәм призерлары бар. Мәсәлән, агымдагы уку елында яшь спортчылар төрле кимәлдәге спорт ярышларында катнашты: ике халыкара (берсендә – җиңүче, икенчесендә призлы урынны яуладылар), 17 бөтенрусия (45 призлы урын яуладылар), 44 республика (173 призлы урын яуладылар), шәһәр һәм район ярышларында (672 призлы урын).


Әмма барысы да спортчы, бигрәк тә чемпион булып китми. Чөнки тормышта һәр кешенең күңеленә ошаган һөнәре була. Әмма, шагыйрь-классик сүзләрен үзгәртә биреп әйтсәк: “Спортчы булмасаң да, сәламәт булырга бурычлысың!”. Бу уку, эшләү, яшь чакта гына түгел, олыгайгач та яраткан эшең белән шөгыльләнү өчен бик мөһим. Шуңа күрә сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк.


Бу бурычны “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәл итә. Аның максатлары: милләтләр саулыгын яхшырту; физкультура белән шөгыльләнгән халык санын арттыру; Русия гражданнарының гомер озынлыгын арттыру; халыкта сәламәт тормыш рәвеше алып бару теләге формалаштыру; физик тәрбия бирү системасын модернизацияләү һәм яхшыртырту; илдә балалар, мәктәп һәм студентлар спортын үстерүгә этәргеч бирү; спорт клублары һәм физкультура оешмалары санын арттыру.


Безнең районда бу эшне муниципаль Тестлаштыру үзәге башкара, аның җитәкчесе – Стәрлетамак районының Почетлы гражданины, БРның атказанган физик культура хезмәткәре Хөсәен Тимерәшев.


Хөсәен Таһир улы әйтүенчә, ел саен раслаган планга ярашлы, Үзәк ГТО комплексы нормативларын үтәүне бәяләү буенча 30дан ашу күмәк спорт чарасы үткәрә. Бу - ГТОның кышкы, җәйге фестивальләре, “Иң спортив класс”, “Русиянең киләчәге” номинацияләре буенча “ГТО – бер ил, бер команда” ВФСК фестивале, спартакиадалар (эшчәннәр, армиягә кадәрге һәм армия яшендәге яшьләр, муниципаль хезмәткәрләр, укучылар арасында һәм башкалар).


2016 елда комплекс нормаларын тапшыру чараларында 987 кеше катнашты, алардан 279ына ГТО билгеләре тапшырылды: 13 кеше - алтын, 88 - көмеш, 168 кеше бронзага лаек булды.


2018 елда 1010 кеше нормативлар тапшырды, алардан 291енә комплекс билгесе, 145 катнашучыга – алтын, 55 – көмеш, 91 бронза тапшырылды.


Бүгенге чара да район оешмалары эшчәннәренә ГТО таныклыклары һәм билгеләре тапшырудан башланып китте. Бөтенрусия комплексы бүләкләрен елдан-ел күбрәк алсыннар. Бу безнең күп кенә якташларыбыз физкультура һәм спортка җәлеп ителде, сәламәт тормыш рәвеше аларның тормыш өстенлегенә әверелде дигәнне аңлата.


Әмма ГТО комплексын кертү һәм гамәлгә ашыруда проблемалар бар. Тестлаштыру үзәге җитәкчесе аларның берничәсен атап үтте. Бу – ГТО нормаларын үтәр өчен күнекмәләр үтү һәм нормативлар кабул итү өчен үзәкләштерелгән заманча физкультура-савыктыру комплексы һәм спорт җиһазлары булмавы.


Арытабан. Русия Саулык саклау министрлыгының 2016 ел 14 марттан 134 санлы боерыгы саулык саклау учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек булмаганлыктан тулысынча гамәлгә ашырылмый.


“Хезмәткә һәм оборонага әзер!” комплексы базасы булмау, спорт чараларының медицина озатуыннан башка үтүе проблемалары район спорт комитеты рәисе Наил Мускаев чыгышында да яңгырады.


Бу әле муниципалитетның спорт җитәкчеләре күтәргән проблемаларның барысы да түгел. Шулай, алар әйтүенчә, төрле ярышлар үткәргәндә транспорт белән тәэмин итү һәм ГТО нормаларын бирү мәсьәләсе һаман да кискен булып кала. Мәктәпләрдә матди-техник база таләпләргә туры килми һәм бик нык искергән. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләүче белгечләр, инвалидларга физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру кирәклеге турындагы мәсьәләләр дә кузгатылды.


Районда физкультура-савыктыру комплексы булса, физкультура һәм спорт үсешен тоткарлаучы барлык әйтеп үтелгән һәм туган башка проблемалар хәл ителер иде.
Лаеклы яшьләр үстерү өчен, башка эштәге шикелле үк, акча чыгарырга кирәк, ә бүгенге көндә бу аз чыгым түгел.


Спорт белән һәркем шөгыльләнә алырга тиеш. Бу юнәлешкә инвестицияләр җәлеп итәргә, спорт эшчәнлегендә яңа формалар уйлап табарга кирәк – бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел, әмма моның белән шөгыльләнү мөһим.
Аннары безнең бу юнәлештә тәҗрибәбез бар.


“Уңай тәҗрибә сыйфатында район яшьләр эшләре комитетының бюджеттан тыш чараларны куллануын билгеләргә була. Күп кенә чаралар республика, предприятие һәм оешмалар бюджеты исәбенә, шәхси эшкуарлар ярдәме белән үткәрелә. Соңгы өч елда барлыгы 3 миллион сум күләмендә бюджеттан тыш чаралар җәлеп ителгән. Шәхси эшкуарлар белән бергә “Башак” лагеренда профильле сменалар өчен корпус, Олы Куганак, Первомайский, Загородный авылларында спорт заллары ремонтланды. Меценатларыбыз спортчыларга, талантлы укучыларга, акчага мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәләр”, - диде Павел Николаевич Шорохов.


Ярышлар оештыру һәм үткәрүдә бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү тәҗрибәсе район спорт комитетында да бар.


Димәк, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Әмма республика власте ярдәменнән башка физкультура-савыктыру комлексын төзергә районның гына көче җитми.
Утырышта күтәрелгән проблемалар буенча карарлар кабул ителде.


“Яшьләр өлкәсе эшчәннәре сәгате” форматы буенча:


1. Моңа кадәр булмаган авыл биләмәләрендә (Айгөл, Ашкадар, Аючы, Бүреказган, Константиноградовка, Максимовка, Усылы) яшьләр эшләре белгече ставкасын кертү мәсьәләсен тикшерергә, шулай ук бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең эш хакын арттырырга.
2. Гражданлык җәмгыяте институтын (җәмәгать оешмаларына ярдәм итү) үстерү эшен көчәйтергә.
3. Яшьләр сәясәте өлкәсен мәгълүмати яктырту буенча эшне көчәйтү.


“Спорт сәгате” форматы буенча:



1. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе нигезендә медицина хезмәткәре штат берәмлеген кертергә.
2. Балалар һәм үсмерләр спот мәктәбе нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләү өчен адаптив физкультура белгече штат берәмлеген кертергә.
3. Район торак пунктлары буенча спорт төрләрен билгеләргә.
4. Хоккей һәм футбол буенча Стәрлетамак районы җыелма командаларын оештырырга.
5. Спорт төрләре буенча тренерларга учётта торган укучыларны контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны киметү өчен аларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә.
6. Балалар һәм үсмерләр спот мәктәбендә кичке сәгатьләрдә авыл яшьләре шөгыльләнергә тиеш.
7. Балалар һәм үсмерләр спот мәктәбе Стәрлетамак районы муниципаль район Хакимиятенә якынрак булырга тиеш.
8. ГТО нормаларын тапшыручылар санын арттыру өчен “ГТО” нормативларын кабул итүне зоналар буенча үткәрергә.
9. Укучыларның физик әзерлек кимәлен арттырырга, командада эшләү сәләтен үстерергә, туризм һәм спорт ориентирлашуы аша сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә.

Читайте нас: