Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2019, 17:57

“САФТА ӘТИЛӘРЕН УЛЛАРЫ АЛМАШТЫРА”

26 апрельдә Стәрлетамакта “Призывник көне” бәйрәм чарасы үтте. Традиция буенча мондый чара ел саен язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләре чорында үткәрелә. Аның максаты – хәрби хезмәтнең әһәмиятен һәм абруен арттыру, яшьләрдә югары әхлакый сыйфатлар, патриотлык, Ватанга тугрылык тойгылары тәрбияләү һәм аны сакларга әзерләү.

Бәйрәм чарасы маршал Г.К.Жуков исемендәге скверда, “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы, яугир-интернационалистлар стеласы янында тантаналы шартларда чәчкәләр салудан башланып китте.

“Призывник көне” шәһәр мәдәният сарае залында дәвам итте. Ватанның булачак сакчыларына котлаулар һәм изге теләкләр белән Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары Р.Н.Хәйретдинов, БР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы урынбасары, подполковник С.С.Джикаев, шулай ук шәһәр һәм район хакимиятләре вәкилләре, руханилар, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар мөрәҗәгать итте. Үзләренең чыгышларында алар һәр яшь кеше өчен хәрби хезмәтнең әһәмиятен билгеләде һәм егетләрнең уңышлы хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын намуслы үтәп, туганнары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Бәйрәм чарасы программасы бай иде. Шәһәр мәдәният сараеның үзешчән сәнгать һәм иҗат коллективлары Ватанның булачак сакчыларына һәм чакырылган кунакларга җырлар һәм биюләр бүләк итте. Музыкаль номерлар бәйрәмгә бик матур бүләк булды һәм кояшлы язгы көнгә чагу буяулар өстәде.

Һәр яшь кешегә армиядә хезмәт итү перспективалы гына түгел, ул тәртипкә, иптәшеңнең иңен тоярга өйрәтә, үзаллылык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли. Армия мәктәбен үткән кешеләр физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныга, яңа белем һәм алымнарга ия була.

Быелгы язгы чакырылыш барышында Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариаты тарафыннан Русия армиясе сафларына 350 егет алыначак, шуларның алтмышлабы – безнең район егетләре. Аларның кайберләре белән без әңгәмәләштек.

Егетләрнең кәефе күтәренке булуы күренеп тора, хезмәткә әзерлек белән баралар һәм армия яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ача дип исәплиләр.

Арытабан чара хәрби комиссариат алдында дәвам итте, анда аларга көч һәм җитезлеккә күнекмәләрдә физик әзерлекләрен күрсәтергә кирәк иде. Спорт ярышлары программасында 100 һәм 1000 метрга йөгерү, шулай ук аркылы борыста күтәрелү бар иде. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән егетләргә грамотлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук булачак солдатлар – Ватан сакчыларын ату коралының кайбер төрләре, шулай ук хәрби техника белән таныштырдылар, алар турында җентекле сөйләделәр.

Бәйрәм чарасы ахырында балалар тушенкалы солдат боткасы һәм чәйдән авыз итте.

...Безнең призывникларның хезмәт итү урыны киң, ул Калининградтан Владивостоккача сузыла. Кайда гына хезмәт итәргә туры килсә дә, барысына да армия мәшәкатьләреннән торган хезмәт итү чоры сизелми дә үтеп китүен, туганнары һәм якыннары янына үсеп, чыныгып, исән-сау әйләнеп кайтуларын телисе килә. Хезмәт сезгә авыр булмасын, шатлык кына китерсен.



P.S. 22 апрельдә Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариатыннан егетләр хәрби хезмәткә китте дә инде. Бу көнне Туган ил алдында хәрби бурычларын үтәргә китүчеләр арасында безнең районнан да ике егет – Идел Котлыбаев (Мариинский авылы) һәм Илья Мамонов (Боголюбовка авылы) бар иде. Алар икесе дә хәрби хезмәтләрен тимер юл гаскәрләрендә үтәчәк.
Читайте нас: