Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 Май 2019, 17:07

БҮЛӘККӘ – ТҮБӘ РЕМОНТЛАУ


Олы Аксаково авылында Осипова Валентина Ильинична яши. Шулай килеп чыккан ки, 82 яшендә әби ялгызы калган. Аңа Ишпарсово авылында шәфкатьлелек йортында яшәргә тәкъдим иткәннәр, әмма ул ризалашмаган, аңлашыла да, олы яшьтә туган нигезеннән кемнең китәсе килсен. Әмма Валентина Ильинична яшәгән йортның түбәсеннән яңгыр үтә башлаган. Үзе ремонт ясый алмый, билгеле, осталар яллар өчен акчасы да юк.




Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы И.Л.Маркелова әйтүенчә, бу эштә “Дружба” җәмгыяте директоры А.В.Бражников та читтә калмаган, ул пенсионер әбинең өй түбәсен ремонтларга акча бүлгән һәм осталар яллаган. Ремонт Җиңү көне алдыннан башланган. Бу хезмәт ветеранына яхшы бүләк!

Читайте нас: