Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 Май 2019, 16:49

ЧИШМӘДӘ КУЛИНАРИЯ ЯРЫШЛАРЫ

26 апрельдә Чишмә касабасында яңадан ачылган кемпинг нигезендә Башкортстан Республикасы мәгариф өлкәсендә туклану индустриясе пешекчеләре арасында Республика һөнәри осталык смотр-конкурсы үтте.

Конкурста Стәрлетамак районын “Магнат” җәмгыяте балалар туклануы комбинаты пешекчеләре: Бүреказган авылы мәктәбеннән Светлана Богданова һәм Яңа Краснояр авылы мәктәбеннән Ольга Соколова (Олы Куганак авылы филиалы) тәкъдим итте.


Конкурс ике номинациядә үтте: командалы һәм шәхси ярышлар.


Беренче номинациядә һәр команда (икешәр катнашучы) өйгә биремнәр шартлары буенча "Балалар бәйрәме” темасына төшке ашка презентация әзерләп күрсәтте.


Берничә күрсәткеч: рацион һәм меню бәяләнде. Катнашучыларга меню төзү буенча барлык таләпләрне (яшь категориясе, блюдолар һәм изделиеләр атамасы һәм бәясе, күпме азык-төлек кирәк булуы, туклану кыйммәте) үтәп, мәктәпкәчә һәм мәктәп туклану рационы менюын эшләргә кирәк иде.


Төшке ашны әзерләү өчен мәктәп һәм балалар туклануында бары тик рөхсәт ителгән азык-төлекне һәм чималны эшкәртү ысулларын кулланырга мөмкин иде. Һәр рационда төбәк азык-төлеген куллануга өстенлек бирү югары бәяләнде.


Светлана Рехват кызы һәм Ольга Геннадьевна жюри хөкеменә “Әкияттә кунакта” балалар бәйрәме рационын тәкъдим итте: алар Кызыл Башлык әзерләгән блюдоларны тәмләп карарга чакырды.


Әкият герое төшке аш тәмле булсын өчен тырышкан һәм барлык балалар да яраткан ризыкларны пешергән. Бу “Җимеш” салаты, “Камка” кабымлыгы, “Балалар” канапесы, тылсымлы кәрзиндә әкият хайваннары формасында пешкән ризыклар, “Смузи” җимеш эчемлеге һәм башкалар.


Икенче номинациядә катнашучылар конкурста кайнар азык әзерләргә тиеш иде.
Конкурсны оештыручылар кулинария биремен үтәү өчен төп компонент итеп диңгез продуктларын алган: осьминог һәм “Кара тартма” форматында кальмарлар. Бу катнашучыларның конкурс блюдоларын әзерләгәндә алып килгән азык-төлекләренә өстәп, гомум өстәлдән ингредиентлар һәм азык-төлек файдаланырга тиешлеген аңлатты. Биредә нинди азык-төлек булырын алдан белмиләр иде. Кара тартма атамасы да “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” программасы белән охшаш. Тагын таләпләр: гарнир һәм тәмләткечләр сыйфаты, тәме һәм төсе буенча төп ризык белән охшаш булырга тиеш. Блюдоны әзерләүгә 50 минут вакыт бүленде.


Күрүебезчә, таләпләр югары, биремнәре дә җиңел түгел! Хәер, шулай булырга тиеш тә: бит ярышлар һөнәри осталыкка!


Конкурсның икенче номинациясендә катнашкан Светлана Богданованың осьминогтан ризык әзерләгәне булмаган. Дөресен әйткәндә, осьминогтан ризыкны ресторанда да сирәк очратасың. Күп кенә хуҗабикәләр диңгез ризыкларын гаилә менюында да бик кулланып бармый.


Светлана Рехватовна югалып калмый, осьминог белән бәрәңгене үз парында томалап пешерә. Күп елгы осталыгы һәм тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Светлана Богданова инде менә 22 ел Бүреказган укучыларына төшке ашлар пешерә. Ул алтынчы разрядлы пешекче.


Ольга Геннадьевнаның, хезмәттәше белән чагыштырганда, хезмәт стажы азрак: мәктәптә пешекче булып 9 ел эшли. Конкурс шартлары буенча, ярышларда кимендә 3 ел хезмәт стажы, 4тән дә ким булмаган разряды булган пешекчеләр катнаша.


Кызлар сынатмады! “Магнат” җәмгыяте балалар туклануы комбинаты иң яхшы туклану рационы өчен БР мәгариф өлкәсендә туклану индустриясе предприятиеләре ассоциациясе дипломына лаек булды.


Озак еллар намуслы хезмәте, Башкортстан Республикасы җәмәгать туклануы индустриясен үстерүгә керткән өлеше өчен предприятие директоры Р.Р.Хисамов БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитетыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Читайте нас: