Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 Май 2019, 17:19

ТАМЫРЛАРЫ АҢА КӨЧ БИРӘ

Олы Куганак авылы мәктәбендә үткән чараларның берсендә башкорт теле укытучысы М.Т.Шәмсетдинова башка мәктәпләрдән килгән коллегаларына “Минем нәсел тамырларым” дип аталган уникаль иҗади күргәзмә тәкъдим итте.


Миңсылу Тимерхан кызы гаиләсе һәм ыруы белән бәйле борынгы әйберләрне күрсәтте һәм алар турында сөйләде. Кайберләре, чыннан да, гаилә ядкаре. Мәсәлән, борынгы башкорт күкрәкчәсе (һакал) тимер тәңкәләр белән бизәлгән, аларның кайберләренә 200 елга якын хәтта.


- Бу минем картәниемнең күкрәкчәсе. Ул Баймак районында яшәгән, әти яклап минем тамырларым шул тарафлардан, - ди Миңсылу Тимерхан кызы.


Ул Баймак районы Ишәй авылында туган. Өлкән буын кешеләре аның әтисе – Тимерхан Шәйхетдин улы Кулибаевны оста куллы кеше буларак яхшы хәтерли. Теләсә нинди балта эшләренә бик маһир булган ул, өстәвенә көянтәләр, сандыклар ясаган, хәтта агачны юнып мебель эшләгән. Әтисе белән әнисе аерылышканда Миңсылуга нибары биш яшь булган. Әнисе өч кызын ияртеп, туган ягы – Авыргазы районына кайтып киткән. Бәхеткә, соңрак гаилә яңадан кавышкан. Яңа урында, Үрге Ләкәнде авылында, Миңсылу әнисе ягыннан башка туганнары белән таныша. Кубызчылар, курайчылар, гомумән, нәселендә талантлы кешеләр күплеге һәм картәтисенең, шулай ук аның әтисенең мулла булуы белән горурлана ул. Шушы зур гаиләнең бер өлеше булуын тою һәм ата-бабаларының мәдәниятен саклап калу теләге аны борынгы көнкүреш әйберләрен җыярга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.


Гаиләдән бик иртә аерылуы да моңа йогынты ясагандыр, бәлки. Ул 7-8 сыйныфларда Стәрлетамак шәһәрендә 2 санлы интернат-мәктәптә, аннары Салават педагогия училищесында белем ала, һәрвакыт туганнарын сагына, аларга тартыла.


- Бәйрәмнәрдә барлык туганнарым, якыннарым, хәтта олыгайган әби-бабайларым җыелган минутларда нәселемнең рухи көчен аеруча тоям, - ди Миңсылу Тимерхан кызы һәм язучы Василий Песковның “кеше үз тамырларын белергә тиеш” дигән сүзләрен хәтергә төшерә.


Берничә ел элек туган авылы Ишәйгә “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәменә бару да аны дәртләндергән.


1986 елдан М.Т.Шәмсетдинова Стәрлетамак районы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта башлый. (Әнисе монда элегрәк күченә һәм кирпеч заводында эшли). 1996 елдан Куганак мәктәбендә башкорт теле укыта. Кирәк булганда бүгенге көндә дә башлангыч сыйныфлар укытучысын алмаштыра.


- Борынгы әйберләргә битараф булмавымны белгән танышлар һәм туганнар, кайчак берәр нәрсә алып киләләр дә, сиңа тирмәләр заманында яшәргә булган, дип шаярталар, - ди Миңсылу Тимерхан кызы.


Әйтик, аның шәхси кечкенә музеенда бик күп кызыклы нәрсәләр бар: узган гасырда кигән башкорт милли киемнәре (картәнисенең әнисе ябынган яулык, әнисенең күлмәге, туганары биргән читек, кызы бүләк иткән камзул); көмеш бизәнгечләр – йөзекләр, алкалар, беләзекләр (алар да гаилә комарткылары). Туганнарының документлары – совет заманындагы грамота һәм дипломнар, мәсәлән, Миңсылуның әнисе Фәризә Хәсән кызына 1940 елда бирелгән өлгергәнлек аттестаты да саклана. Аерым тукымаларга медальләр һәм значоклар, төрле еллардагы акчалар, юбилей монеталары беркетелгән. Ә алда әйтеп үткән сирәк очрый торган тәңкәләр тегелгән күкрәкчә аеруча кадерле экспонат булып тора. Күргәзмә тәмамланганнан соң ул аларның барысын да агач сандыкка кадерләп салып куя, анысы да аның борынгы ядкарь. Күп еллар үзе белән бергә эшләгән коллегаларының (күбесе хәзер хаклы ялда) фотолары сакланган альбом да күңелне җылыта.


Адәм баласы үз халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын хөрмәтләсә, ул үз көченә ныграк ышана башлый (тамырлары ярдәм итә), ди Миңсылу Тимерхан кызы. Андый кеше алама эшләр кылырга базнат итмәячәк, чөнки ул бар нәселгә кара тап булып ятачак... Тамырларыннан аерылганга күрә кешеләр ялгызлыктан курка һәм балаларының киләчәге өчен борчыла, мөгаен.


Шуңа да укытучы, уку программасын өйрәтүдән тыш, үткәннәргә шаһит булган борынгы әйберләр аша балаларда дөньяны танып белү теләге уятырга тырыша (шулай ук халык телен өйрәнергә дә). Ә бу исә үткәннәргә күпер аша гына мөмкин, чөнки ансыз безнең бүгенгебез дә булмас иде.
Читайте нас: