Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 Май 2019, 13:45

ТЕЛ – ХАЛЫКЛАРНЫҢ КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ

Бүреказган авылы мәктәбендә туган тел укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы үтте. Фән укытучыларының һөнәри осталыгын арттыруга юнәлтелгән чарада телнең һәр кеше язмышындагы роле һәм әһәмияте, туган телне укыту сыйфатын яхшырту турында сөйләделәр.


“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы” – Г.Тукай бу шигырь юлларында туган телгә булган хисен, аның һәр кеше һәм, гомумән, бар халык өчен никадәр әһәмиятле булуын ачык чагылдырган. “Тел – күңел көзгесе” дип юкка гына әйтмиләр бит. Тел аркылы халыклар үзенең дөньяга карашын, үз кыйммәтләрен буыннан-буынга күчерә. Тел һәр милләт кешесе өчен мәдәният, гореф-гадәтләр һәм тарих ачкычы булып тора. Ул бар яңалыкны үзенә сеңдереп, вакыт белән бергә атлау үзенчәлегенә дә ия, әмма гасырлар буе тупланганны да югалтмый.


Район гомуми белем бирү мәктәпләреннән семинарга килгән татар, башкорт, чуаш телләре укытучыларын Бүреказган авылы мәктәбе җылы каршы алды. Семинар үткәрү планы белән танышканнан соң, кунаклар кабинетлар буйлап таралды: Бүреказган мәктәбе укытучылары аларга ачык дәресләр күрсәтте.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әхмәдуллина бишенче сыйныфлар белән М.Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча дәрес үткәрде. Укыган өзекне тикшерүдә укучылар актив катнашты, анда тасвирланган вакыйгалар турында үз фикерләрен әйтте. Дәрес азагында тест биремнәре ярдәмендә укучылар үтелгән материалны ныгытты.



Ачык дәресләр үткәрүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр ярдәмгә килде. Укытучылар төрле укыту методларын һәм алымнарын, шулай ук тәрбияви потенциал, бай фольклор материалларны да уңышлы кулланды.


Семинарда катнашучы укытучылар чараның теоретик өлешендә Стәрлетамак районының күренекле фән эшлеклеләре, крайны өйрәнүчеләре, шагыйрь һәм язучылары һәм аларның иҗатлары турында сөйләде. Килүчеләр игътибарына шигырьләр җыентыгы авторы Р.В.Жданов; педагог, публицист һәм язучы Ә.К.Әһлиуллин; этнограф, педагогия фәннәре докторы, профессор, Р.З.Янгуҗин (Аючы мәктәбе аның исемен йөртә); башкорт галим-филологы, топонимист, шагыйрь, публицист Р.З.Шәкүров; башкорт һәм татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Имай Насыйри; чуаш язучылары М.И.Данилов-Чалдун, К.В.Иванов, Я.Г.Ухсай, А.М.Уваров һәм В.Е.Уваровларның иҗаты һәм тормышы турында бәян итүче презентация күрсәтелде. Фойеда тематик экспозиция оештырылган иде, анда кайбер язучыларның иҗади мирасы үрнәкләре тәкъдим ителде.


Укучылар башкаруындагы биюләр, җырлар һәм шигырьләр милли мәдәниятебезнең бай булуын һәм төрлелеген күрсәтте, чарага ямь өстәде.


Йомгаклау өлешендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съезды резолюциясе белән таныштылар (ул былтыр Уфада үтте). Съездда булып кайткан мәгариф бүлеге методисты А.Г.Әхмәрова һәм башкорт теле укытучылары үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты.


Семинар эшенә йомгак ясаганда балаларга туган телне өйрәтүгә, туган телне үстерү һәм укыту мәсьәләләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләрдә тукталдылар. А.Г.Әхмәрова билгеләвенчә, туган телгә мәхәббәт уяту, шул исәптән үз эшләрендә районыбызның шагыйрьләре һәм язучыларының бай иҗади мирасын куллану – укытучыларның төп бурычы.


Узган семинар туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен практик әһәмияткә ия булды һәм мәктәпләрдә туган тел укыту методикасы сыйфатын яхшыртуга өлеш кертте. Укытучылар күп нәрсәнең үз фәнеңә булган мөнәсәбәткә һәм мәхәббәткә бәйле булуын күрсәтте.

Читайте нас: