Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 14:06

БАЛАЛАРДА КУНАКТА – КУРЧАКЛАР!

Курчак театры! Бу сәнгать жанрын балалар да, өлкәннәр дә бик ярата. Тамаша карарга сабыйларны кая да булса алып бара алмаганда, театр үзе кунакка килергә мөмкин. Покровка авылы китапханәсенең “Мальвина” курчак театры шулай эшләргә булды һәм Рощинский авылына кунакка юлланды. Бу чараны Рощинский үрнәкле китапханә хезмәткәрләре З.Р.Дәүләткирәева һәм И.А.Иванова оештырды.
Шушы авыл мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен спектакль зур вакыйга булды, бит мондый матур курчакларны гел генә күрмисең. Аннары сыйныфташларың белән бергәләп театр карау аеруча күңелле. Бергә борчыласың, шатланасың, көләсең, шулай дуслык та ныгый.
Тамашаны (“Унике ай” һәм “Ике шаян каз” әкиятләре) укучылар игътибар белән тыңлады һәм карады: персонажлар белән бергә шатланды, кайгырды, җырлады һәм төп геройларга булышты. Кыскасы, тамаша вакытында барлык хис-тойгыларын күрсәтте һәм актив алкышлады алар.
Яшь тамашачыларның бәхетле елмаюлары, янып торган күзләре һәм шат йөзләре аларның курчак театрын яратулары һәм пәрдә ачылуын зарыгып көтүләре хакында сөйли иде. Залның җылы мөнәсәбәтен тойган актёрлар да үз рольләрен ихлас башкарды. Зур кызыксыну уяткан курчак театры башка китапханәләргә дә барырга ниятли. Балаларның яраткан һәм аларга яхшы таныш булган әкияткә нигезләнүе курчак тетрының өстенлеге булып тора. Әдәби иҗатның бу төре балага фикер йөртергә, геройларның кылыкларын бәяләргә, этик нормаларны үзләштерергә өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Артистлар белән хушлашып, балалар курчак театрының тагын кунакка килүен теләде. Ә без, үз чиратыбызда, Покровка авылы мәдәният йорты мөдире И.Ф.Сәйдәшевка чараны оештыруда булышканы өчен рәхмәт белдерәбез.
Читайте нас: