Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 14:34

БАШКОРТ ТЕЛЕННӘН ДИКТАНТ ЯЗДЫЛАР

18 майда республикада башкорт теленнән Халыкара диктант язу узды. (Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының диктант язу турындагы инициативасын башкорт теле укытучыларының I Бөтенрусия съезды делегатлары хуплады). Республиканың белем бирү оешмаларында 802 мәйданчык оештырылды, анда 50 меңнән ашу укучы, ата-аналар, педагоглар һәм җитәкчеләр диктант язды.


Стәрлетамак районында 29 мәйданчыкта диктант яздылар. Башкорт телендә иркен сөйләшүчеләр өчен диктан язу – Аючы һәм Күчәрбайда (текст 266 сүздән торды), телне өйрәнә башлаучылар өчен (150 сүз) башка авыл мәктәпләрендә үтте.
Р.Янгуҗин исемендәге Аючы мәктәбенә тирә-як авылларда яшәүчеләр генә түгел, ә район башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты әгъзалары да җыелды, алар да бу акциягә кушылды. Өлкәннәр, билгеле, дулкынланды, бит алар мәктәп партасы артында күптәннән утырганнары юк. Әмма белемеңне тикшереп карарга базнат итү – ул кечкенә булса да җиңү ул.



Читайте нас: