Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 16:54

“ИҢ ТӨЗЕК ЙОРТ”


Конкурсның төп бурычы – авыл территориясендәге иң төзек йортны билгеләү.


Конкурста җиңүчеләр түбәндәге критерияләр буенча билгеләнә:


- йортның тышкы күренеше, төзеклеге (капка һәм өйнең тышкы бизәлеше, ихаталарның торышы);


- йорт алдының пөхтәлеге;


- гади булмаган дизайнер проекты буенча төзелгән, иҗади чагылышлы һәм милли үзенчәлекле торак йорт, каралты-куралар;


- өй фасады күренеше, территорияне яшелләндерү, чәчкәлекләр, клумбалар, газоннар, агачларның булу-булмавы;


- йортны һәм аңа караган территорияне янгыннан иминлек кагыйдәләренә ярашлы тоту;


- катнашучыларның иҗади уй-хыялларына һәм урындагы шартларга ярашлы башка элементлар.


Конкурс положениесе һәм кагыйдәләре белән БР Стәрлетамак районы муниципаль район рәсми сайтында тулырак танышырга мөмкин: www.str-raion.ru.
Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон адреска: [email protected] һәм район Хакимиятенең 6 нчы кабинетында (Стәрлетамак шәһәре, К.Маркс урамы, 118) 31 майга кадәр кабул ителә.


Сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: 25-55-40.

Читайте нас: