Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 14:28

«ИЗГЕ ЭШЛӘР ЭШЛӘРГӘ АШЫГЫГЫЗ!”

Стәрлетамак районында старт алган “Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз!” акциясендә катнашыгыз! Акциядә теләге булган барлык кеше – район халкы яки кунаклар, гаиләләр, инициатив төркемнәр, волонтёрлар, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре, шул исәптән балалар һәм яшьләр, кыскасы, изге йөрәгенең бер өлеше белән уртаклашырга, җирдә якты эз калдырырга теләгәннәр катнаша ала. Акциядә катнашучылар саны чикләнмәгән.
Акция түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:
- Хәтер акциясе (һәйкәлләр, обелисклар, истәлекле тактаташларны тәрбияләп тоту);
- “Ветераннар турында хәстәрлек күрү – намус эше” (Бөек Ватан сугышы ветераннары, анда катнашучыларның тормышта авыр хәлдә калган тол хатыннары өчен чаралар һәм эшләр);
- “Шәфкатьлелек” изге эшләр марафоны (олы яшьтәге кешеләр, инвалидлар һәм тормышта авыр хәлдә калган кешеләр өчен хәйрия чаралары);
- “Чисталык десанты” (яшелләндерү, чәчкәләр утырту, территорияне төзекләндерү буенча чаралар оештыру, экологик чисталык акцияләре һәм башкалар);
- “Без үзебезне күрсәтәбез” (чаралар планыннан тыш халыкның киң даирәсе өчен чаралар оештыру);
- “Юбилей сувениры” (тантаналы чараларда төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә тапшырылачак сувенирлар ясау).
Читайте нас: