Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 16:20

КҮРШЕЛӘР ЯРДӘМЕ


Первомайский авылында Бакча урамында әниле-кызлы Бутина Зөлфия Әхмәт кызы һәм Өметбаева Лина Шәмсиәхмәт кызы яши. Зөлфиянең ике баласы бар – Наташа һәм Денис, алар үз гаиләләре белән яши. Алар әниләре һәм картәниләренә ярдәм итеп тора. Әмма алар күбрәк вакытларын эштә үткәрә, якыннары янында даими була алмый. Ә ярдәм кирәк, чөнки Лина Шәмсиәхмәт кызына 87 яшь һәм аның күзләре күрми диярлек. Биредә аларга күршеләре ярдәмгә килә.


Зөлфия Әхмәт кызы эшкә киткәндә (ул – пешекче) күршедә яшәгән Федорова Татьяна Николаевнага ышана, шуңа да күңеле тыныч аның. Ул әбине ашата да, хуҗалыкны да караштырып тора.


Зөлфия дә эшкә китәр алдыннан күршесенә кереп, аның хәлен белешә, ярдәм кирәкмиме дип сораша. Федорова өйдә юкта ул да аның дөньясын караша. Татьяна исә еш кына әти-әнисе янына шәһәргә бара. Олы яшьтәге кешеләргә (әнисе Анна Максимовнага – 87, әтисе Николай Васильевичка 90 яшь) игътибар һәм хәстәр кирәк.

Шулай итеп, ике гаилә бер-берсенә кулларыннан килгәнчә ярдәмләшеп яши. Олы яшьтәгеләр ач утырмый, аларның һәрвакыт таяныр кешеләре бар. Бу яшьләр өчен изгелек һәм хәстәрлек үрнәге.

Читайте нас: