Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 Май 2019, 14:00

“ТЫЛСЫМЛЫ СӘХНӘ”

Театр елы кысаларында, 1 марттан 15 майга кадәр “Тылсымлы сәхнә” район иҗат конкурсы үтте. Анда 100гә якын эш тәкъдим ителде.

Җиңүчеләр билгеләнде. “Тылсымлы мизгел, озаккарак сузыл!” номинациясендә (Русия һәм чит ил авторлары әсәрләре һәм спектакльләр турында фикерләр, эссе, рецензияләр) үз яшь төркемнәрендә Камилә Әюпова (Аючы китапханәсе) һәм Елизавета Дымова (Октябрь авылы) беренче урын алды.

“Театр китаптан башлана” номинациясендә (балалар китаплары һәм спектакль геройларын сурәтләгән эшләнмәләр) Артём Сәгетдинов (биләмәара балалар үзәк китапханәсе) һәм Мария Порало (Золотоношка авылы) җиңүчеләр дип танылды.
“Китапларның җанланган геройлар” номинациясендә (“Стәрлетамак районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белгечләре өчен) әдәби әсәрләр буенча театрлаштырылган тамашадан өзекнең видеоязмасын тәкъдим итәргә кирәк иде. Бу номинациядә Елена Михайловна Маркелова (Ишпарсово авыл китапханәсе) 1 нче урын алды.

Читайте нас: