Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 Май 2019, 11:25

Гаджетлар уенчык кына түгел

РФ Президенты Владимир Путин балаларны аларның сәламәтлегенә, үсешенә зыян салырга мөмкин булган куркыныч мәгълүматлардан саклау турындагы канунны имзалаган. Бала-чагага күз-колак була белмәүчеләргә 100 мең сумга кадәр штраф яный.


Сүз Интернеттан янаган куркыныч турында бара. Түрәләр балаларны “дөнья пәрәвәзе”ннән якламакчылар. “Куркыныч мәгълүмат”ның нәрсә икәнен дә аңлатканнар. Мәсәлән, моннан ары баланы хәмер, тәмәке, наркотик кебек зыянлы матдәләр куллануга этәрүче игъланнар тыелачак. Балаларны комарлы уеннар белән кызыксындыручыларга да чик куелырга тиеш. Шулай ук гаилә кыйммәтләренә тап төшерүче мәгълүматларны да таратырга ярамый.


Канун нигезендә, Интернетта куркыныч хәбәрләр таратучы вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затларга тагын да күбрәк – 100 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.


Читайте нас: