Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 Май 2019, 13:19

АВЫЛ ТЕРРИТОРИЯЛӘРЕН ҮСТЕРҮ

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасына милли проект статусы бирелергә тиеш. “Бердәм Русия”нең Авыл депутатлары форумында катнашучылар тарафыннан кертеләчәк тәкъдимнәр партия рәисе, Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведевка җиткереләчәк. Дәүләт программасының эчтәлеге аларга бәйле булачак. Воронежда форумны ачу тантанасында чыгыш ясап, “Бердәм Русия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак шул турыда белдерде.


Һәр авыл кешесе шушы программа кысаларында тәгаен торак пунктларында тормышның яхшыруын күрергә тиеш. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы агросәнәгать комплексы турында гына түгел, ә авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту турында”, - дип ассызыклады партиянең Генераль советы секретаре.


Шулай ук Турчак форумнан соң Хөкүмәт комиссиясе утырышы булачагын билгеләде, ул безнең төп темага багышланачак. “Коллегаларыбыз белән без анда катнашачакбыз һәм форумда катнашучыларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен Хөкүмәт комиссиясе әгъзаларына җиткерәчәкбез”, - дип билгеләде ул.


Хәтерегезгә төшерәбез: Воронежда “Бердәм Русия” партиясенең Авыл депутатлары форумы үтә. Форумда катнашучылар авылны социаль үстерү мәсьәләләрен һәм Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән “Авыл территорияләрен үстерү” дәүләт программасын тикшерә. Авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләрен тикшерүдә 250дән ашу кеше катнаша, шул исәптән Воронеж, Тамбов, Липецк, Орел, Курск, Белгород өлкәләре авыл биләмәләре депутатлары: фермерлар, укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр. Фикер алышу барышында кертелгән тәкъдимнәр пленар утырышта партия рәисе, премьер-министр Дмитрий Медведевка җиткереләчәк.

Читайте нас: