Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 Май 2019, 13:13

БЕРГӘ БӘХЕТЛЕЛӘР

Рощинский модельле авыл китапханәсендә яшь китап укучылар “Мин, син, ул – бергә тату гаилә” темасына рәсем төшерделәр, күргәзмә оештырдылар.
Косяковка китапханәсендә “Бергә бәхетлебез” гаилә очрашуы үтте. Бәйрәмдә Петровларның тату гаиләсе катнашты. Чара барышында анда катнашучылар гаилә турында мәкальләрне искә төшерде, табышмаклар чиште. Чара ахырында бәхетле балалар шарлар тотып биеде, аннары “Маскалар-шоу” конкурсында катнашты.
Яңа Краснояр китапханәсендә “Әни, әти, мин – тату гаилә!” китап күргәзмәсе оформить ителгән иде. Первомайский китапханәсендә “Гаилә әдәби әсәрләрдә” әңгәмәсе үтте. Китапханәче балаларга С.Т.Аксаков, Л.Н.Толстой, А.С.Пушкин гаиләләре, шулай ук ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләре чагылдырылган әсәрләр турында сөйләде. Чарага ярдәмгә шул ук исемдәге китап күргәзмәсе һәм презентация әзерләнгән иде.
Биләмәара үзәк балалар китапханәсендә күргәзмә-вернисаж оештырылды, анда балалар рәсемнәре һәм китаплар куелган иде.
Алатана авыл китапханәсендә “Гаилә альбомы” фотоконкурсы үтте.

Кыскасы, барлык авыл китапханәләрендә китап укучылар гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык темасына китап күргәзмәләре белән таныша алды.
Читайте нас: