Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
24 Май 2019, 11:13

Милли проектларның үтәлешен ничек тикшерәләр?

Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Антон Силуанов милли проектларның үтәлеше яңача тикшерелә дип хәбәр итте. Контрольнең мондый системасы илдә беренчегә кулланыла икән. Аның асылы шунда: милли проектларның башкарылуы адымлап тикшерелә.

“Акчалар һәм нәтиҗәләр бер системада күзәтелә. Милли проектлар буенча юнәлешләр өчен җаваплы һәр вице-премьер, һәр министр акчаларның үзләштерелүен, нәтиҗәләрне күреп тора һәм хөкүмәт рәисе, президент алданда җавап тота. Һәр адымны диярлек контрольдә тоткан мондый системаның әлегәчә булганы юк иде”, – диде ул.

Русия президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәрге чорга Русия Федерациясе үсешенең милли проектлары һәм стратегик бурычлары турындагы” указын гамәлгә ашыру өчен 12 милли проектның паспортлары эшләнде. Аларны тормышка ашыруга 25,7 триллион сум акча юнәлтеләчәк.



#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: