Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2019, 10:45

Башкортстанда ипотека ставкасы кимегән


Торак өчен ипотека ставкасы кимегән Башкортстанда "Уралсиб" банкы торак төзелеше республика программасында катнашучылар өчен ипотека ставкасын киметү турында карар кабул итте.


"Уралсиб" банкы тарафыннан агымдагы елның 27 маеннан 6 елга тупланма взнослар ачучы гражданнар өчен ипотека кредиты буенча еллык 5,5 процент күләмендә ставкалар (элек 6 процент иде) билгеләү турында карар кабул ителде", — дип хәбәр итте Башкортстанның ипотека-туплау механизмнарын һәм программаларын үстерү дирекциясе җитәкчесе Евгений Декатов.


Башкортстанның Дәүләт төзелеше фонды рәисе урынбасары Егор Родин фикеренчә, мондый үзгәрешләр ипотека ставкасын киметү өлешендә "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын һәм "Башкортстан ипотекасы" төбәк проектын тормышка ашыруда мөһим адым булып тора.


"Бу - Русия Президентының май указында билгеләнгән максатлы күрсәткечләргә ирешү һәм безнең гражданнар өчен, шул исәптән ипотекага беренче взноска акчалары булмаган гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру юлында зур адым", - дип ассызыклады ул.


Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда 2014 елдан торак төзелеше системасын гамәлгә ашыру проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, 2017 елның уртасыннан әлеге программаның беренче катнашучылары ташламалы процент ставкасы белән торак шартларын яхшыртуга кредитлар ала башлады.


Хәзерге вакытта, әлеге республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәктә 1,4 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.


#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин

Читайте нас: