Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2019, 16:46

Мәдәният учаклары ачыла!



Мәдәният учаклары гөрләп торсын!Фото: "Башинформ" сайтыннан. Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында алты ел эчендә авыл җирлегендә 26 яңа мәдәни-ял учреждениесе барлыкка киләчәк. Тагын бер бина төзекләндереләчәк. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.


"2019 елда без ике яңа объект төзергә планлаштырабыз – Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында 150 урынга һәм Салават районының Мөрсәлим авылында 200 урынга исәпләнгән мәдәният йортлары, – дип хәбәр итте министр. - 2020 елда тагын тугыз яңа авыл клубы барлыкка киләчәк. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки республикада 64 яңа клуб учреждениесен төзү ихтыяҗы бар".


Киңәшмәдә Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча "Мәдәни мохит", "Иҗат кешеләре" һәм "Санлы мәдәният" проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.


2020-22 елларда район һәм авыл китапханәләрен капиталь ремонтлау планлаштырыла. 2023 елда алар нигезендә модельле китапханәләр булдырылачак. Төзелешләрдән тыш, 2020-21 елларда 10 муниципалитет автоклубка ия булачак.
Ел саен 20 балалар сәнгать мәктәбе һәм мәдәният өлкәсе колледжлары уен кораллары, җиһазлар һәм уку әсбаплары сатып ала алачак. Муниципалитетлар кинозалларны модернизацияли алачак. Быел 18 муниципалитет кино фондына бу юнәлеш буенча гаризалар җибәрде.


Бу чараларга муниципалитетлар федераль бюджеттан 287 миллион сумнан артык акча алачак.


2024 елга өзлексез белем бирү һәм мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарә кадрларының квалификациясен күтәрү планлаштырыла.
Һәр муниципалитет үз халкының иҗади башлангычларына ярдәм күрсәтергә, яңа мәдәни-белем бирү программалары эшләргә, мәдәни чаралар һәм акцияләр үткәрү барышында волонтерларны җәлеп итәргә планлаштыра.


Муниципалитетлар төбәк проектларын гамәлгә ашыру буенча чараларның җыелма планнарын эшләде. Якын арада алар Мәдәният министрлыгы белән муниципаль берәмлек территориясендә өч төбәк проектны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куячаклар.


Шулай итеп, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты өч дәрәҗәдә: федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә үтәләчәк.


#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин

Читайте нас: