Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2019, 19:00

Сәбәпсез тикшерүләрне махсус комиссиядә өйрәнәчәкләр



Республикада айга 2 тапкыр даими гамәлдәге координацион совет (ПКДС) утырышларында контроль-надзорлык органнарының урта һәм кече эшкуарлыкны тикшерү эшләрен өйрәнәчәкләр. Бу хакта Башкортстан эшкуарлары белән ачык сөйләшүдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.


Ул ПКДС утырышларын шәхсән үзе үткәрәчәген хәбәр итте. Бу утырышларга федераль ведомстволарның төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре дә чакырылачак. Гомум проблемалардан тыш, әлеге очрашуларда теге яисә бу эшкуарның нигезсез тикшерүләргә дучар булу очраклары да каралачак.


Радий Фәрит улы сүзләренчә, Русия Президенты Владимир Путин намуслы, үтә күренмәле эшкуарлык дәүләт тарафыннан ышанычлы якланырга тиеш дигән фикердә, шул исәптән бер сәбәпсез тикшерүләрдән һәм башка төр басымнардан да.

Читайте нас: