Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
28 Май 2019, 18:55

Су сыйфатын кайгыртып...



“Экология” милли проекты буенча Башкортстанның 19 муниципалитетында 29 су үткәргеч ремонтлана.


Болар – Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран районнары.


Бу торак пунктларында үзәк су белән тәэмин итү системаларыннан эчәр су сыйфат таләпләренә туры килми.


2019-2024 елларда республикада су белән тәэмин итүче объектларны реконструкцияләүгә һәм төзүгә барлыгы 4,255 миллиард сум юнәлтү күзаллана, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында. Шуның 4,16 миллиард сумы – федераль казнадан, 85 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә.


национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: