Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 Май 2019, 12:30

ГРАНТ ЯРДӘМЕН АЛУЧЫЛАРГА

23 майда район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков “Инвестиция сәгате” форматында киңәшмә үткәрде. Анда Хакимият башлыгы урынбасарлары, структур бүлекчәләр начальниклары һәм белгечләре катнашты.


“Инвестиция сәгате” кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә бизнес-идеяләрен тормышка ашырырга теләүче һәм “Авыл хуҗалыгы кооперативларына берләшү буенча гражданлык идеяләренә нигезләнгән табышлы проектларны гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү” һәм “Агростартап” программалары буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант ярдәме алырга планлаштыручы крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.


Стәрлетамак мәгълүмат-консультация үзәге начальнигы Р.Р.Газизова әйтелгән программаларда катнашуга кагылышлы җентекле мәгълүмат һәм грант ярдәме алырга теләүчеләргә таләпләрне җиткерде.


Ул көнне С.С.Севастьянов, С.А.Бармина, И.Т.Галимов, И.Ф.Гатауллин, Р.А.Салихова, П.С.Белов, Д.И.Якупов, С.Р.Овсепян проектларын тәкъдим итте.


Кешеләр кызыклы уй-фикерләр һәм планнар белән килгән иде. Төрле бизнес-проектлар булды: кемдер ясалма сулыкта балык үрчетергә һәм аны сатуга чыгарарга ниятли, икенчеләр – умартачылык белән шөгыльләнергә, өченчеләр исә гөмбә үстерергә, яшелчәләр эшкәртергә тели. Ә кайберәүләр сөт терлекчелеген, атлар, сарыклар яисә бүдәнәләр үрчетүне үз итә. Шунысы да мөһим – мондый проектларны тормышка ашыру яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.


“Инвестиция сәгате”ндә катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләренә грант ярдәме алу өчен конкурска документлар әзерләргә киңәш ителде.


Шулай ук “Инвестиция сәгате” кысаларында сәүдә үзәкләре төзү өчен җир участоклары бирү мәсьәләсе тикшерелде. Яңа Отрадовка авылында юл яны сервис объектын файдалануга кертү проблемасына бәйле мәсьәләне исә шул объект урнашкан урынга барып тикшерделәр. Күчмә киңәшмә йомгаклары буенча шул ачыкланды: әйтелгән объект тәкъдим ителгән проект документларына тәңгәл килә.

Читайте нас: