Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 Май 2019, 12:38

МАЛ АЗЫГЫ ХӘЗЕРЛИ БАШЛАР АЛДЫННАН


23 майда “Рощинский” совхозында киңәйтелгән утырыш булды, ул ике чараны берләштерде: тракторлар, мал азыгы җыю комбайннарына һәм үзйөрешле чапкычларга техник тикшерү үткәрү мәсьәләләре (аны БР Гостехнадзор инспекциясе оештырды) һәм мал азыгы хәзерләү буенча семинар.




Район Хакимияте башлыгы Әнвәр Әбдрәфыйков семинарда катнашучыларны кабул итүче як хокукында җылы сәламләде һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. “Мондый чаралар – аралашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, өстәмә белем алу ысулы да. Семинарда күргәннәрегез һәм ишеткәннәрегез арытабангы эшегездә файда китерсен”, - диде ул.


Семинарның беренче, теоретик өлешендә мал азыгы җыю техникасын тикшерү срокларын әйтеп ишеттерделәр. Республика Хөкүмәте карарына ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эшне 10 июньгә кадәр башкарырга кирәк, шәхси секторда – 28 июньгәчә. Техник тикшерү барышында бернинди гадиләштерү һәм яклашулар булырга тиеш түгел, чөнки иң мөһиме – мал азыгы җыю машиналарыннан файдаланганда хәвефсезлекне тәэмин итү.


Семинар барышында бүген Гостехнадзор дәүләт инспекторлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре алдында торган төп бурычлар билгеләнде. Алар – техник тикшерү срокларын төгәл үтәү, техник тикшерүне үтү турында таныклыктан башка техникадан файдалануга юл куймау.


Семинарның теоретик өлешендә шулай ук республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов чыгыш ясады. Ул мал азыгы хәзерләү эшләрен техник яктан тәэмин итү мәсьәләләрендә тукталды, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары бүленүен ассызыклады, шуның өчен техник паркны яңарту җәһәтеннән ныкышмалырак эшләргә, заманча техникага кыюрак күчәргә кирәк.


Аннары Стәрлетамак районы игенчеләре сүз алды. Районда мал азыгы хәзерләү эшләрен оештыру турында Хакимият башлыгы урынбасары Салават Фәритов бәян итте. Мал азыгы җитештерү һәм хәзерләү буенча киңәшләр белән агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге баш агрономы Виктор Бульц чыгыш ясады. Хәзерләнгән азыкны лаборатория шартларында тикшерүнең әһәмияте һәм бу эшнең бәяләре турында Башкортстан ветеринария фәнни-производство лабораториясенең Стәрлетамак филиалы директоры Евгения Адамская сөйләде.


Семинарның икенче, практик өлеше файдалы һәм кызыклы булды. “Рощинский” совхозы басуында район авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән килгән 13 берәмлек мал азыгы хәзерләү техникасы: үзебезнең илдә һәм чит илләрдә җитештерелгән комбайннар һәм үзйөрешле чапкычлар тезеп куелган иде. Семинар программасына ярашлы, тәкъдим ителгән барлык техника шушы басуда техник тикшерү үтте. Төрле хуҗалыкларның инженерия хезмәтләре һәм механизаторлары йөзгә кызыллык китермәде: бер генә машинага да искәрмә булмады, чарага йомгак ясаганда оештыручылар да моны билгеләде.


Мал азыгы хәзерләү кампаниясенә техниканы сыйфатлы әзерләгән өчен кайбер механизаторлар һәм белгечләр (“Рощинский” совхозыннан, Калинин исемендәге агропредприятие, “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятьләреннән) БР Гостехнадзор инспекциясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Уфадан һәм республика районнарыннан килгән кунаклар хуҗаларга җылы кабул иткәннәре һәм чараны бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт әйтте.


Һәм тагын бер уңай күренеш. Семинар эшендә Стәрлетамак тармакара колледж студентлар да катнашты. Алар фикеренчә, чарада бик кызыклы булган, күп яңалык белгәннәр. “Рощинский” совхозы басуына китерелгән машиналарны техник тикшерү барышын алар аеруча кызыксынып күзәтте, “Ягуар”, “Кейс”, “Челенджер” фирмалары техникасына идарә итүче механизаторларга сораулар бирде. Бәлки, бу егетләрнең кайберләре тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләр...

Читайте нас: