25 майда Бельский авылы мәктәбе 75 яшьлек юбилеен билгеләде.
Үзенчәлекле тарихы булган уку йортында берничә буын кешегә тормышка путёвка биргән укытучылар һәм мәктәп турында бик күп җылы сүзләр яңгырады. Авыл мәктәбендә – илебез, халкыбыз тамырлары... Юбилей уңаеннан оештырылган зур тантанада да моны тоярга мөмкин булды, бу чара авыл бәйрәменә әйләнде. (Ә аннан алда анда 9 нчы сыйныфтан 13 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады).
Йөрәкләрне җылытып
Кунакларны – район Хакимияте вәкилләрен, авыл җәмәгатьчелеген, шулай ук педагогик хезмәт ветераннарын, укучыларның ата-аналарын, шушы мәктәпне тәмамлаган яисә язмышы аңа бәйле булган кешеләрне йола буенча икмәк-тоз һәм бавырсак белән каршыладылар. Фойеда балалар флешмобы да үзенчәлекле сәламләү ысулы булды.
Кул биреп күрешү, кочаклашулар, шатлыклы йөзләр... Арытабан чараның беренче бите ачылды – башкорт, рус, татар милли кунак бүлмәләре белән танышу башланды, алар мәктәпкәчә төркем бүлмәләрендә урнашкан иде.
Милли көнкүреш шартларында халык җырлары яңгырады. Милли кием кигән хуҗалар табынга чакырды. Сугылган палас җәелгән, чигелгән тастымаллар эленгән башкорт кунак бүлмәсендә хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнә иде. Шунда ук гармунда һәм скрипкада уйныйлар. Кунакларга кымыз тәкъдим итәләр. Татар һәм рус кунак бүлмәләрендә дә җылы каршыладылар. Анда да күңелле җырлар, дәртле көйләр бәйрәм кәефе тудырды.
...Зур булмаган, ләкин уңайлы актлар залы кешеләр белән тулды. Сәхнә йөрәк сурәте белән бизәлгән. Һәм бу очраклы түгел, бит бу йөрәк укытучыларның кайнар йөрәкләрен чагылдыра. Янәшәдәге Йөрәктаудан да куәтле энергия бөркелә.
Сәхнәгә Антуан де Сент-Экзюпериның күпләр яраткан герое – Кечкенә принц чыга. Ул үзенең кайда килеп эләгүе белән кызыксына. Мәктәп директоры Э.Х.Харсева кунакны Бельский авылы мәктәбе дип аталган планетага чакыра һәм бу аның кунакчыл, игелекле, сөекле булуы турында бәян итә... Аннары Эльза Хәким кызы залга мөрәҗәгат итә:”Юбилей – бәйрәм генә түгел ул. Ул – уртак эшкә күп көч һәм сәләт салган ветераннар алдында җаваплылык, үсеп килүче буынны арытабан укытачак һәм тәрбияләячәк кешеләр алдында җаваплылык... Иң мөһиме – безнең мәктәп матур традицияләрне саклап кала һәм ишәйтә алды. Төрле елларда эшләгән һәм әлеге вакытта эшләүче укытучыларга рәхмәт. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз”.
Залга йөрәк рәвешендәге шарлар тоткан балалар керә. Яраткан Бельский мәктәбе турында шигырьләр яңгырый. Аннары барсы да аягурә басып, мәктәп гимнын башкаралар.
Уч төбендә тибүче йөрәк сурәте экранда барлыкка килә. Һәм сәхнәгә кулларына шәм тоткан Зирәклек, Гаделлек, Намуслылык, Игелеклелек һәм Мәхәббәт алиһәләре чыга һәм залда утыручыларга фатихаларын бирә...
- Мәктәп булмаса, Мебельный касабасы һәм хәзер Бельский авылы да булмас иде. Бердәм команда буларак, мәктәп һәрчак алга бара, - дип тәбрикләде җыелганнарны район Хакимияте башлыгы урынбасары И.Х.Газизов Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков исеменнән.
- Биредә эшләүче укытучылар ел саен һөнәри конкурсларда уңышлы катнаша, балалар – олимпиадаларда һәм конкурсларда, шуның өчен сезгә иҗади потенциал телим, - дип котлады коллегаларын мәгариф бүлеге начальнигы Э.Г.Имангулова.
Алатана авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Р.С.Сафуганов, район ветераннар советы рәисе Н.А.Мироновтан да котлаулар булды.
Кунаклар бүләкләр тапшырды (мәктәпкә кирәкле әйберләр). Алдынгыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да булды.
Олы юл этаплары
Тарихсыз мәктәп тамырсыз агач кебек ул. Һәм чараны алып баручылар виртуаль фотоальбом битләрен актарырга тәкъдим итте. Мәктәп тарихы касаба тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нәрсәдән башланган соң бу тарих?
1905 ел гыйнварында Стәрлетамак өязе дворяннар җыелышы үзенең җитәкчесе итеп Исай Исаевич Депрейсны сайлый. Чин белән бергә ул утарга да ия була, ул Депрейс утары буларак билгеле. Анда утын хәзерләү пункты да, холык төзәтү йорты да була, соңрак соңгысы репрессияләнгән кешеләр өчен холык төзәтү-хезмәт лагере итеп үзгәртелә. Арытабан анда имчәк балалар йорты ачыла, бирегә хөкем ителгән балалы хатыннарны җибәрәләр.
Авыр сугыш елларында касаба үсүен дәвам итә. 1944 елда 2 нче колония хезмәткәрләренең балалары өчен җидееллык мәктәп ачыла. Аның беренче директоры – Елена Родионовна Ерушенко. Ул чорда Мария Степановна Фёдорова, Надежда Васильевна Линник һәм Елизавета Степановна Ашрапова эшли.
1949 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Мөдире – халык мәгарифе отличнигы Елена Павловна Рудь, аның педагогик стажы 45 ел, шуның 34 елын ул шушы мәктәпкә багышлаган.
Үткән гасырның 60 нчы елларында мәктәп тормышында яңа чор башлана. 2 нче колония карамагындагы башлангыч мәктәпне Бельский сигезьеллык мәктәбе итеп үзгәртәләр. Директоры итеп Николай Фёдорович Жуковны куялар, аның җитәкчелегендә Татьяна Андреевна Наседкина, Надежда Афанасьевна Галичева, Нина Михайловна Ладина һәм башка талантлы укытучылар эшли.
1972 елда директор итеп Нина Петровна Филиппованы тәгаенлиләр. Бәхеткә, Н.А.Галичева һәм Н.П.Филиппова юбилейда кунаклар арасында иде.
1982 елда Бельский мәктәбе урта мәктәпкә әйләнә. Ул елларда балаларны Раиса Николаевна Тюбеева, Татьяна Николаевна Мальцева, Мария Ивановна Гордеева, Александр Александрович Юхнов, Нина Михайловна Ладина, Ольга Сергеевна Павлова һәм башка педагоглар укыта.
1992 елда иркен яңа бина ишекләрен ача. Бу зур үзгәрешләр, ачышлар, яңа мөмкинлекләр чоры иде. Укытучылар Н.А.Чистякова, Е.А.Кистанова, Т.Ф.Каяшева, Р.Ф.Латыйпова, Р.Н. Бигушев, Л.А.Шуленкова һәм башка бик күпләр иҗади эзләнү ритмында эшләүләрен дәвам итә. Р.Н.Тюбеева 41 ел алыштыргысыз завуч була.
Мәктәп – тере организм, ул үсә, яңара. Картәти, картәниләренең эшен лаеклы алмаш дәвам итә. “Елизавета Степановна Ашрапова – минем әбием”, – ди әнисе һәм әбисе кебек педагог булган тәрбия эше буенча директор урынбасары Валекжанина Наталия Николаевна.
Рудь Елена Павловнаның гаилә династиясен Воробьевлар гаиләсе – укытучылар Алексей Владимирович һәм Ирина Анатольевна дәвам итә.
Психолог Наседкина Наталья Ивановна да педагоглар нәселеннән. Традицияләрне дәвам итүчеләр алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде, аннары артистларга – укытучыларга һәм балаларга сүз бирелде. Аларның җырлары, тере музыка залда утырган һәр кешенең күңеленә үтеп керде.
Хәтер яши
Ветераннар уйлары белән яшьлек елларына кайтты, тормышларындагы чагу мизгелләрне барлады. Һәм, әлбәттә, хатирәләр яңгырады. Сүз Филиппова Нина Петровнага:
-Үткәннәрне дулкынланмый искә алып та булмый, хатирәләр күңелгә шундый якын... Авыл Советы рәисе Әһлиуллина Флүрә Зәйнулла кызы белән яңа уку елына мәктәпне өлгертергә тырышканыбыз хәтердә. Өй пешкән ризыклары белән матур булса, мәктәп - педагогия коллективы белән. Хәзер, мәктәпкә килеп укытучылар һәм укучыларның уңышларына сөенеп бетә алмыйм.
Чит телләр укытучысы Т.Н.Мальцева да ветеран, әмма ул эшләвен дәвам итә. Һөнәренә гашыйк чын педагог буларак, ул хезмәттәшләрен инглиз телендә котлады.
РОНОның элекке мөдире Кәримов Юнир Әбделхәй улын, элекке мәгариф бүлеге начальнигы Кәримов Роберт Юнир улын, колониянең элекке начальниклары Калоёров Афанасий Моисеевичны, Әхмәтшин Салават Кәрим улын һәм мәгарифкә, мәктәпкә ярдәм иткән башка бик күпләрне җылы сүзләр белән искә алдылар.
Арадан мәңгелеккә киткәннәрне дә онытмадылар. Күркәм укытучыларны һәм мәгариф бүлегендә эшләгән, якты дөньялардан вакытсыз киткән хезмәттәшләрен дә бер минут тын калып искә алдылар. Чөнки “укытучылар үлми, аларның җаны яшәвен дәвам итә”. Экрандагы фотоларда бергә эшләгән, тыгыз аралашкан, барысына да таныш йөзләр.
Моны алдагы буыннар да онытырга тиеш түгел. Шул исәптән әлеге вакытта мәктәпкәчә төркемгә йөрүчеләр дә (2006 елда мәктәп каршында ачылды). Алар да үзләрен күрсәтте – тәрбиячеләре җитәкчелегендә сәхнәдә шигырьләр сөйләде.
Мәктәпнең горурлыгы – иҗади укытучылар. Төрле елларда “Ел укытучысы” педагогия осталыгы конкурсында җиңүчеләр дә, призерлар да сәхнәгә чакырыла. Алар арасында Э.Х.Харсева, О.С.Павлова, Т.Н.Мальцева, Л.М.Гыйрфанова, Л.А.Башкирова, О.Л. Шуленкова, И.А.Воробьева, И.С.Зорова, Л.Ф.Гобәйдуллина, Р.И.Идрисова, Е.В.Обезьянова. Аларга пионерларга галстук бәйләү хокукы бирелә. Пионер хәрәкәте традицияләрен дәвам итеп, 4 нче сыйныф укучылары “Башкортстан пионерлары” балалар оешмасына кабул ителде. “Пионерлар, эшсөяр, тату, намуслы булырга әзер булыгыз!” өндәвенә алар: “Һәрвакыт әзер!” дип җавап кайтарды.
Чын күңелдән
Очрашу бәйрәм табыны артында “Чын күңелдән” кичәсе рәвешендә үтте. Алып баручы Наседкина Наталья Ивановна һәркайсы өчен матур сүзләр табып, ветеран-укытучыларны тәкъдим итте. Укытучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Мәктәпне тәмамлаучы, әлеге вакытта тәрбия колониясе начальнигы урынбасары Петров Николай Иванович укытучысы Л.А.Устиновага бик күп җылы сүзләр әйтте, зур чәчкә гөлләмәсе тапшырды, җыр бүләк итте.
Н.П.Филиппова турында да бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның начар укучылары булмый, чөнки ул һәр балада “алтын” күрә белгән.
-Сез сыйфатлы белем бирдегез, сезнең сүзләр, әйтемнәр әле булса хәтердә. Сез – укытучы, тел белгече үрнәге, - бу сүзләрне берничә буынга белем һәм тәрбия биргән Галичева Надежда Афанасьевнага атап Наседкина (Каяшева) Наталья әйтте. Кайчандыр аңа тәҗрибә үзләштерергә районнан гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдән дә укытучылар килгән.
Надежда Афанасьевна хатирәләре белән уртаклашты. 10 нчы сыйныфтан соң Бәләбәй педучилищесына эксперименталь төркем туплауларын очраклы гына рәвештә күреп калуын, анда йөк машинасына утырып баруын әйтте. Эшли башлавы, бәйрәмнәргә ничек тату әзерләнүләре, бөтен авылның мәктәпкә коймак ашарга килүе, буяуларны үзләре әзерләп стеналарны буяулары, территорияне яшелләндерүләре, кабинет системасына ничек күчүләре, төннәрен йокламый яңа алымнар өйрәнүләре турында сөйләде, чөнки мәктәп директоры Э.Х.Харсева фәннәрне тирәнтен өйрәнү курсын ала. Эльза Хәким кызы башка мәктәпләрдән укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү өчен кайларда гына булмый. Озак еллар алыштыргысыз завуч Тюбеева Раиса Николаевна үзенчәлекле идарә итү рычагы була.
Укытучылар, укучылар чыгыш ясады. Яраткан җырлар яңгырады. Барысы да үзләрен бер гаилә итеп хис итте. Шундый дустанә шартларда очрашу оештырганнары өчен кунаклар оештыручыларга рүхмәт әйтте, чара югары кимәлдә үтте, берничә сәгать эчендә барысын да карап бетереп булмый, тагын йөрисе, карыйсы иде, диделәр.
Бәхет, уңышлар теләп күккә ак күгәрченнәр очырдылар. Хушлашканда тагын очрашырга сүз куештылар. Ветераннарга тормышка дәрт алу өчен очрашулар кирәк. Яшьләргә исә алдагы буыннар өчен эшләгән кешеләргә карау, алардан эш тәҗрибәсен, тормыш сөючәнлек, оптимизм алу өчен кирәк.