Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2019, 14:00

Балаларны яклау көне белән

Июньнең беренче көнендә бөтен ил буенча Балаларны яклау көнен билгеләү гадәткә керде. Беренче тапкыр ул 1949 елда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан кертелгән. Шуннан бирле ел саен үткәрелә.

Халыкара балаларны яклау көне шатлыклы һәм бер мәшәкатьсез балачак, күңел ачу дигәнне генә аңлатмый. Бу, иң элек, өлкәннәрне балаларның хәстәрлеккә, игътибарга мохтаҗ булуы, аларның тормышка һәм азатлыкка, белемгә, ялга, гаделсезлектән һәм җәберләүдән яклауга хокуклары барлыгы турында кисәтә.

Сабыйларыбызны ныграк аңлар өчен, без, өлкәннәр, балачагыбызга ешрак әйләнеп кайтырга, үзебезне, балачак хисләребезне искә төшерергә тиешбез. Иң мөһим бурыч - белем алу һәм төрле яклап үстерү өчен һәр балага лаеклы шартлар тудыру. Бит районыбызның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге шуңа бәйле.

Яшь стәрлетамаклылар безне үзләренең укуда, иҗатта һәм спортта ирешкән уңышлары белән сөендерә, алар ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурс, фестиваль һәм ярышларда җиңү яулый, призлы урыннар ала. Өметле егет-кызларның таланты белән без чын-чынлап горурлана алабыз.

Балаларын бәхетле гаиләдә бар күңел җылысын һәм назын биреп, яратып-сөеп, игелекле һәм кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстергән әти-әниләргә, картәни-картәтиләргә аеруча рәхмәт әйтәсе килә.

Барыгызга да исәнлек, иминлек, гаиләләрегезгә тынычлык һәм муллык, ә районыбызның кечкенә гражданнарына күңелле җәйге яллар һәм онытылмас чагу хатирәләр телим! Бәйрәм белән!


Читайте нас: