Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2019, 13:36

ЧОЛЫКЧЫЛЫКТАН КҮЧМӘГӘ

(Стәрлетамак районы умартачылык тарихыннан)

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРОИЗВОДСТВОСЫНДА ТАТЛЫ ТАРМАК


Сүз авыл хуҗалыгы производствосында бал кортлары үрчетүгә бәйле тармак - умартачылык турында. Умартачылык продуктларына бал, балавыз, корт агуы, ана корт сөте һәм башкалар керә. Моннан тыш, умартачылык авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруда аерым бер роль уйный, чөнки бал кортлары энтомофиль (бөҗәкләр серкәләндерүче) үсемлекләрне серкәләндерүчеләр булып тора.


Башкортларда умартачылык чолыкчылык (бал кортлары яшәгән агач куышы) формасында үсеш ала, ул элек-электән халык кәсебе булып саналган. Башкортстан җир шарында әлегә кадәр кыргый урман балы табылган бердәнбер урын.

Башкортстанда чолыкчылык тарихы бу урыннарга төрек нәселләре – заманча башкортларның ата-бабалары килгәнгә кадәр үк башлана. Моны 1902 елда Бөредә борынгы каберлектә табылган 1500 елдан да элекке әйберләр раслый. Башка әйберләр арасында чолыкчы кирәк-яраклары да табыла.

Башкортлар бал кортлары яшәгән куышлы агачларны табып, аннан бал ала. Алар шулай ук ясалма чолык (улак умарталар) хәзерли башлый: карт, гадәттә карагай яки карагач агачларны сайлап алып, аларга тамга (кем нәселе булуын) салалар, аларны 12 метр тирәсе биеклектә урнаштыралар. Мондый агачлар мирас булып, умартачыларның алдагы буыннарына күчә.

Заманча Башкортстанда заманча рамлы умартачылык XIX гасырның икенче яртысында кертелә һәм нигездә XX гасыр башында тәмамлана.

Заманча Стәрлетамак районы территориясендә умартачылык Бөек Ватан сугышы алдыннан киң таралу ала, ул чакта күп кенә колхозларда үзләренең умарталыклары булдырыла. Сугыш елларында тармак үсешендә кискен кимү күзәтелә, ул бары тик 70-80 нче елларда гына урынына кайта. XX гасырның 90 нчы елларында шулай ук коллектив авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә товар балын җитештерү кими.

Районда 2000 нче еллар башында 4000 бал корты гаиләсе исәпләнә, шул исәптән җәмәгать секторында – 600. Районның сигез коллектив хуҗалыгында умарталык була. 2007 елга кадәр иң зурысы “Заря” хуҗалыгында була (300 бал корты гаиләсе). Биредә эшләүче тәҗрибәле умартачылар һәр корт гаиләсеннән ел саен сыйфатлы балның югары уңышын ала.

“ЗАРЯ” УМАРТАЧЫЛАРЫ

“Коммунизм байрагы” район гәзите (№ 92, 1962 ел) менә нәрсәләр яза: “Стәрлетамак районы “Заря” хуҗалыгы умартачылары елдан-ел балны күбрәк җыя. Умарталыклар биредә яхшы табыш китерә. Биредә умарталык мөдире Онищенко Иван Кузьмичның, умартачылар Рузанов Николай Гавриловичның һәм Лукерин Петр Даниловичның өлеше зур. Алар күптәннән эшли, эшнең барлык нечкәлекләренә төшенгәннәр.

Быел 210 корт гаиләсе кышлаган. Яз иртә килсә дә, көннәр салкын булды, җәй озайлы яңгырлар яуды. Умартачылык өчен моннан да начаррак шартларның булуы да мөмкин түгел. Шулай да умарталык эшчәннәре сүзләрендә торды – бал кортлары исән калды, ул гына да түгел, хәтта артты да: 315 бал корты гаиләсе кышлаячак.

Табыш та начар булмады. Һәр бал корты гаиләсе 49ар килограмм кыйммәтле табигый продукт - бал бирде. Шулай ук 300 грамм ана корт сөте җыеп алынды, бу көчле дару препаратлары ясауда файдаланыла.

Бал кортлары кышка зур бал запасы белән керә. Сәүдә итүче оешмаларга да бал күп сатылган. Артель умарталык планлаштырган табышны алды”.

Онищенко династиясе турында аерым әйтеп үтәргә кирәк, алар Онищенко Константин Николаевич йөзендә дүртенче буында бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. “Заря” колхозында умартачылык аның картәтисенең әтисе Кузьма Онищенкодан башланган, колхозлашу чорында ул 30 бал корты гаиләсе белән колхозга керә. Ул 11 нче участокта (хәзер Ново-Николаевка авылы) урнашкан була. Еллар үтү белән колхоз умарталыгы Кузьманың колхозда механизатор булып эшләгән улы Иванга, аннары аның улы Николайга күчә.

Нәселдән килгән умартачы Онищенко Николай Иванович-ның дала зонасында күчмә умартачылык тәҗрибәсе үрнәкле. Ул 30 елга якын, 1978 елда армия хезмәтеннән кайтканнан алып, 2007 елга, үзенең соңгы көннәренәчә колхоз умарталыгын җитәкли, балдан югары уңыш ала, умартачылык тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша. Н.И. Онищенко нәселгә продуктлылыгы югары бал кортлары гаиләләрен сайлап алу һәм аларны үрчетү буенча бик күп эш башкара, шулай ук төрле нәсел кортларын аталандыра, бу селекция эше санала. Мәсәлән, Кавказдан кайтарылган ана кортларны урындагы токым белән аталандыра, аларның нәселләрен исә “кавказянкалар” дип атый. Умарталыкта “карпаткалар” һәм башка төр кортлар да була.

Аның төп эш алымнары – бал кортларын аеру һәм күчерү: хуҗалык умарталары даими “тәгәрмәчләрдә” була. Яздан ук бал корталары 2-3 ноктада асрала, җәйге чорда – мәйданнарын һәм бал бирү сәләтен исәпкә алып, кыр культураларының (донник, эспарцет, карбодай, көнбагыш) 4-5 участогында булалар. Бал кортларын баллы урыннарга күчереп йөртү кайбер елда һәр корт гаиләсеннән 60 килограммгача бал алу мөмкинлеге бирә. Умартачы моннан шундый нәтиҗәгә килә: басудагы баллы урыннар җәй көне күчмә умарталыклардан бал җыюда тотрыклы чыганак булып тора. Кызганычка, еллар үтү белән аларның мәйданнары кыскара бара.

1987-1988 елларда 300 бал корты гаиләсеннән һәр гаиләдән, ярашлы рәвештә, 54 һәм 62,2 шәр кг бал алалар, ә 1992 һәм 1993 елларда 400 бал корты гаиләсеннән – 41 һәм 47шәр кг бал. 5 ел эчендә (1991-1995 елларда) “Заря” умарталыкларыннан 410 центнер товар балы, 30дан 50 центнергача бал корты эликсиры җыела. Н.И.Онищенко хезмәт салган умарталыктан кайбер елларда районда тулай алынганга караганда да күбрәк бал алына.

Соңрак Н.И.Онищенконы мондый чараларга жюри әгъзасы буларак чакыралар - үзенең тармагында ул шундый һөнәри осталыкка ирешә. Аның турында район һәм республика гәзит битләрендә язылып чыга, “Заря” колхозының алдынгы умартачысының эш ысуллары умартачылык буенча бик күп брошюраларда басыла. “Заря”га тәҗрибә уртаклашырга күрше умартачылар, һөнәрчелек училищелары укучылары, Башкортстан авыл хуҗалыгы институты студентлары еш килә.

...ҺӘМ “САЛАВАТ ИСЕМЕНДӘГЕ”

Салават исемендәге колхоз умарталыгы шулай ук районда иң зурлардан санала. Ул әле дә хуҗалыкка (Салават исемендәге агрофирма җәмгыяте) билгеле бер табыш китерә. Биредәге үсемлекләргә бай табигать бал кортлары өчен бик яхшы.

Ул елларда республикада умартачылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә, бары тик югары квалификацияле кадрлар гына әлеге тармакны югары табышлы итә алуын исәпкә алып, укыту оештырыла. 1962 елгы “Коммунизм байрагында укыйбыз: “1960 елның ноябреннән Архангельск авылындагы һөнәри техник училище умартачылык буенча белгечләр чыгара башлый, алар колхозларда һәм совхозларда техник-умартачылар, умарталык мөдирләре, умартачылар булып эшли ала. 7–10 класс белемле 16 яшьтән кече булмаганнар, колхозлар, совхозлар, район советы башкарма комитеты юлламалары буенча 5 класс белеме булган практик умартачылар укырга чакырыла. Училищеның ашханәсе, ярдәмче хуҗалыгы, умартачылык буенча практик күнекмәләр алу өчен матур урында урнашкан умарталыгы, шулай ук тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән столяр остаханәсе бар”.

Әлеге вакытта Салават агрофирмасы җәмгыяте умарталыгында Яппаров Миңнерәшит Әбделхәй улының кече улы Ильяс эшли, ул Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумының зоотехник бүлеген тәмамлаган. Аңа Әһлиуллин Роберт Абдулла улы ярдәм итә.

2015 елда колхоз умарталыгында 70ләп умарта исәпләнә, әлеге вакытта – 50. Хуҗалыкта нигездә урта рус умарта кортларын үрчетәләр, умартачылар сүзләренә караганда, алар тыныч холыклы. Бер сезонга өч тапкыр бал суырталар.

“АВАНГАРД” ҖӘМГЫЯТЕ УМАРТАЛЫГЫ

Районда җитештерелгән балның күпчелек өлеше бүген шәхси секторга туры килә. Моңа кадәр бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнгән сигез авыл хуҗалыгы предприятиесеннән әлеге вакытта икесе генә калган. Салават исемендәге агрофирмадан тыш, бу “Авангард” җәмгыяте, анда 23тән артык бал корты гаиләсе бар. 80 нче еллар башында бер корт гаиләсеннән уртача 20 кг товар балы алына. Бер сезонда уртача алганда 1000-1200 килограмм татлы продукция алынган. Бал нигездә хуҗалык эшчәннәренә һәм тулай туклануга киткән. Моннан тыш, хуҗалык умартачылары балавыз да җитештерә, аны районның махсуслаштырылган умартачылык оешмасына тапшыра. Күренүенчә, хуҗалыкка балдан әлләни табыш керми. Бу һәрвакыт үсемлекчелек белән рәттән алып барылган шөгыль була, чөнки “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе составына кергән авыллар тирәсендә табигый продуктны алу өчен урыннар искиткеч яхшы була. Биредә шифалы көнбагыш, донник балы уңа. Үткән елларда авангардлылар бу басулардан файдалы сыйфатлары булган балны күпләп алу өчен баллы культура – фацелия орлыгын махсус сатып алалар.

Беренче мәлдә колхоз омшанигын (умарталар кышлата торган өй) Любовка авылындагы подвал бинасында җиһазландыралар. Умарталыкка Патраев Александр Кузьмич, аннары Усылыбаштан Патраев Арсентий Иванович җитәкчелек итә.

Әлеге вакытта хуҗалыкта умарталыкны Брыкин Александр Прокопьевич җитәкли.Ул Чуртан авылы артында чишмәдән ерак түгел, матур урында урнашкан.

УМАРТАЧЫ РӨСТӘМ РЕЗБАЕВ

Р.Т.Резбаев 50 корт гаиләсеннән башлый. Һәм һәрвакыт бал җитештерүне арттыру турында уйланып яши һәм эшли. Эшкуарның акрынлап производство базасы үсә: Яңа Отрадовка авылы читендә көненә 3 тонна бал суырту куәте булган цех, техника һәм җиһазлар саклау өчен бина, шулай ук умарталыкта эшләүче егетләр яшәү өчен йорт төзелә. Аларны, республиканың авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлаучыларны, Резбаев үзенә эшкә чакыра. Үзен умартачылыкта сынап карарга теләүчеләр башта 20ләп кеше була, нәтиҗәдә 3-4 кеше торып кала. “Бу һөнәргә, чынлап та, әлеге эш белән мавыккан яшьләр килсен иде, ди Рөстәм Таһир улы, - ә моның өчен яхшы шартлар булдырырга кирәк. Башкача кешене алып калып булмый. Чөнки умартачының икмәге татлы түгел, биредә түземлек һәм физик көч таләп ителә”.

Рөстәм Таһир улы Резбаев Башкортстан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, аннары Олы Теләктә умартачылык буенча тәҗрибә станциясендә эшләгән, селекция буенча кече фәнни хезмәткәр булган. Бу чор яңа эш башлаучы умартачы өчен яхшы мәктәп була, мондый тәҗрибә станцияләре илдә бармак белән генә санарлык. Белемен тирәнәйтергә теләп, Резбаев соңрак Рязань өлкәсенең Рыбное шәһәрендә умартачылык буенча Бөтенсоюз институтында укый. 90 нчы елларда Стәрлетамак җирендә төпләнә – үзаллы умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Юкә балында махсуслаша, аны саф табигый, сыйфатлы һәм шифалы продукт дип исәпли. Баштарак авыр була, эшкуарлыктан кергән барлык акчаларын бал җитештерүне киңәйтү өчен тотынырга туры килә. Аның каравы бераздан аның продукциясен Стәрлетамак районыннан читтә дә авыз итәләр.

Бүген аны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, шулай ук Татарстанда, Марий Элда, Русиянең башка төбәкләрендә беләләр. Башкортстан төпкеленнән умартачы Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясе оештырган берничә күргәзмәдә катнашып, алтын медальләр яулый. Стәрлетамак районы эшкуарының продукциясен лабораториядә тикшерү өчен алган финнар мондый сыйфатлы балны беренче тапкыр очратуларын әйтә.

Уңыш тырышларга елмая, диләр. Бу сүзләр Резбаевка да кагыла. Уд даими уйлана, анализлый, эшләп карый һәм белемен камилләштерә. Рөстәм Таһир улы умартачылык өлкәсендә бер генә яңалыктан да читтә калмый, чит илнең бал белгечләре ничек эшләве белән кызыксына. Ул берничә тапкыр Канада, Франциядән хезмәттәшләре белән очраша, Халыкара умартачылар конференцияләрендә катнаша.

2015 елның августында Башкортстанда Халыкара умартачылык ассоциациясе федерациясе президенты Жиль Ратиа була. Башкортстанда булганда ул бер көнен умартачылык хуҗалыклары белән танышуга багышлый, шул исәптән Стәрлетамак районы шәхси эшкуары Рөстәм Резбаевның производство базасы белән таныша. Кунак бал җитештерү технологиясе белән кызыксына, эшкуарның техник паркын карап чыга. Бал суырту линиясе аны аеруча кызыксындыра. Биредә тәмләп караган юкә һәм карабодай балының сыйфаты турында Ратиа әфәнде бик мактап сөйли. Шул чакта умартачы Резбаев планнары белән уртаклаша: көненә 5-6 тонна бал җитештерүчәнле автоматик линия булдырырга һәм табигый продукция җитештерүне елына 200 тоннага җиткерергә.

Эшкуарның техник паркында механизмнар юкка гына күп түгел, биредә төягечләр, манипулятор бар, киләчәктә бал суырту буенча тагын да зуррак җитештерүчәнле линия сатып алу турында хыяллана – ул сәнәгать производствосы элементларын кертергә омтыла.

Р.Т.Резбаев безнең умартачылар Европаныкыннан һич калышмый эшли беләләр дип ышана һәм үзенең эшчәнлеге белән башкорт балы биредәге искиткеч гүзәл табигать, безнең якның бай үсемлекләре һәм урындагы умартачыларның гаҗәеп тырыш кешеләр булуы белән дөньяда иң яхшысы икәнен исбатларга тырыша.

2019 елның 1 гыйнварына Стәрлетамак районында 5603 бал корты гаиләсе исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 73, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси эшкуарларда – 1056 (иң күбе Р.Т.Резбаевта – 740), шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 4474 (Константиноградовка авыл Советында – 710, Куганак – 512, Подлесненский – 350, Усылы – 327, Рощинский һәм Рязановка – 270шәр, Первомайский – 265, Максимовка – 250 бал корты гаиләсе һәм башкалар).

Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм Стәрлетамак районы Хакимиятенең агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге материаллары буенча Людмила



Читайте нас: