Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
31 Май 2019, 13:27

ДӨНЬЯНЫ ИЗГЕЛЕК КОТКАРЫР


Алатана авыл Советы авыл биләмәсендә яхшы кеше – Степанова Татьяна Николаевна яши. Ул Забельский авылында туып үскән. Шихан авылы аның икенче кече туган иленә әверелгән инде. Биредә ул “Предгорье” магазинын салдырып, халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итә. Магазинның иркен залы, икенче катында зур булмаган кунакханәсе бар. Бу матур бина авылга ямь биреп тора.


Әлеге вакытта Татьяна Николаевна эшен кызына тапшырды, әмма эштән тулысынча читләшмәде, кызына булыша, авыл тормышының эчендә “кайный”. Авыл Советына авыл халкы белән очрашулар: җыеннар, сайлаулар үткәргәндә залын бушлай биреп тора. Татьяна Николаевна бик кешелекле, кечелекле. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә кеше җирләүдә ярдәм итә, җирләүне үзе оештырганы да бар. Олы яшьтәгеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек белән хәйрия ярдәме күрсәтә. Мондый изге күңелле, миһербанлы кешеләр булганда изгелек дөньяны коткарачагына шик юк.

Читайте нас: