Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2019, 13:53

Ураза бәйрәме белән

Хөрмәтле Стәрлетамак районы мөселманнары!
Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Ислам динен тотучы миллионлаган дин кардәшләребез өчен бу иң әһәмиятле һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде. Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләренә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уяталар, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итәләр.

Уй-теләкләребез һәрвакытта да чиста, йөрәкләребез яхшылык өчен ачык, омтылышларыбыз якты булсыннар иде, бер-беребезгә җылылык, игътибарлылык бүләк итик, шатлыкларыбыз, уңышларыбыз белән уртаклашыйк.

Хөрмәтле ислам динен тотучылар, чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм, барлык якты теләкләрегез тормышка ашсын. Имин, бәхетле, тыныч, аяз көннәр сезгә!
Читайте нас: