Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
31 Май 2019, 13:22

«ВАКЫТ БӘЙЛӘНЕШЕН ӨЗМИ»

Авыл хуҗалыгы өчен югары кимәлдә белгечләр әзерләве белән танылган бай тарихлы һәм үзенең традицияләре булган мәгариф учреждениесе – Стәрлетамак тармакара колледжында 22 майда үткән һәм РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы барлыкка килүгә 100 ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл” темасы шулай аталды.
Бу көнне колледжның иркен китап уку залында чакырылган кунаклар – озак еллар РФ Агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәренең Башкортстан республика оешмасына җитәкчелек иткән Ф.Ф.Шәйхлисламов, күп еллар дәвамында Стәрлетамак районы агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәре оешмасына җитәкчелек иткән Д.Г.Саттаров, төрле елларда Стәрлетамак совхоз-техникумының башлангыч профсоюз эшен җитәкләгән Г.С.Баһаветдинов һәм Н.А.Горосиди, район агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзы координаторы, РФ агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзы Башкортстан республика оешмасы республика комитеты президиумы әгъзасы, “Рощинский” совхозы дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе О.Н.Алексеева, шулай ук уку йорты хезмәткәрләре һәм студентлар советы активы җыелган иде.
Чараны ачып, Стәрлетамак тармакара колледж директоры Р.Ю.Кәримов агросәнәгать эшчәннәре профсоюзы эшчәнлегенең зур әһәмиятен билгеләп үтте. Алдагы әңгәмәне башлап, Роберт Юнир улы, быел РФ агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзы күркәм юбилеен - барлыкка килүенең 100 еллыгын билгели, дип ассызыклады.
Профсоюзлар нинди максатлар куя? Бүген профсоюз оешмалары алдында эшчәннәрнең социаль-хезмәти хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча нинди бурычлар тора? Илнең иҗтимагый-сәяси тормышында профсоюзлар роле нинди? Шушы һәм башка мәсьәләләр кузгатылды “түгәрәк өстәл” артындагы әңгәмәдә.
Профсоюзда эшләүгә гомерләрен багышлаган һәм үзләренең озак еллар хезмәте белән агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр очрашу кысаларында яшьләр белән тәҗрибә уртаклашты һәм профсоюзда эшләгән елларын искә алды.
Профсоюзга ярты гасырдан артык гомерен багышлаган Шәйхлисламов Фәнил Фәхрислам улы студентларга җәмгыять тормышында профсоюз оешмаларының роле турында сөйләде, аның аерым эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, югары һөнәри әзерлек, фидакарьлек таләп иткән гаять күп кырлы һәм планлы эш икәнен билгеләде.
Студентларга үзенең профсоюздагы эше турында Д.Г.Саттаров та бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Кайчандыр ул үзе дә әлеге мәгариф йортын, ул чакта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Нәкъ шул чакта ул уку йортының профсоюз оешмасына кергән, аннары еллар үтү белән авыл хуҗалыгында тәҗрибә туплагач, бар гомерен профсоюз эшенә багышлаган һәм озак еллар Стәрлетамак районы агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәре оешмасы рәисе булган, авыл эшчәннәре мәнфәгатьләрен яклаган. Дамир Газиз улы билгеләвенчә, профсоюзларның мөһим бурычы – хезмәт кешеләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.
Г.С.Баһаветдинов та Стәрлетамак совхоз-техникумын тәмамлаган. Кайчандыр ул совхоз-техникум укучылары профкомын җитәкләгән, профком рәисе булган. Гариф Сәрвәр улы студентлар белән үзенең хезмәт биографиясеннән хатирәләре белән уртаклашты, студентлар белән яшелчә басуларында ничек эшләүләре, аларның ялын ничек оештырулары турында сөйләде.
“Техникум бик якын миңа. Биредә укыдым, булачак хатыным белән таныштым, баларыбыз биредә белем алды”, - дип башлады хикәятен Н.А.Горосиди. Кайчандыр ул совхоз-техникумның уку бүлеге укучылар профсоюзы рәисе булган. Мәгълүм булганча, яшьләр арасында эш аерым таләпләр куя, биредә яшьләрнең ышанычын яулау өчен аерым критерийларга туры килергә кирәк. Бу тынгысыз, шул ук вакытта кызыклы эшкә ул 10 ел гомерен багышлый. Аннары Николай Антонович озак еллар совхоз-техникумның башлангыч профсоюз оешмасына җитәкчелек итә.
Шулай ук әлеге техникумны тәмамлаган О.Н.Алексеева уку еллары, профсоюзда үзенең эшчәнлеге, профсоюз хәрәкәтенең көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләде. Профком рәисе буларак, Оксана Николаевна профсоюз хезмәткәре кешене тыңлап кына калмый, аны ишетә дә белергә тиеш дип билгели. Шулай ук ул яшьләрне агросәнәгать комплексына җәлеп итү өчен профсоюз алып барган мөһим эш юнәлеше турында да сөйләде.
Чара кысаларында О.Н.Алексеева колледж директоры Р.Ю.Кәримов һәм уку йортының профком рәисе М.Х.Гыймадиевага РФ Агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзының 100 еллыгы белән РФ Агросәнәгать комплексы эшчәннәре профсоюзының Башкортстан республикасы оешмасы рәисе К.Г.Гайнетдинованың котлавын укып ишеттерде.
Чәй табыны артында әңгәмә барышында студентлар абруйлы кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, шулай ук үзләренең бай студент тормышы – үткәргән эшләре, волонтёр хәрәкәте, тәҗрибә туплау өчен берничә ел Германиягә практика үтәргә барулары турында сөйләде. Кунаклар исә аларга укуларында уңышлар, киләчәктә һөнәри уңышларга ирешүләрен теләде, үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Яшь буын өчен гомерләрен профсоюз эшенә багышлаган кешеләр белән очрашу бик файдалы һәм фәһемле булды. Бу көнне алар үзләре өчен бик күп кызык нәрсәләр белде, профсоюз оешмалары эшчәнлегенең асылына төшенде, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында аның әһәмиятен аңлады. Һичшиксез, бу белемнәр аларга арытабан да кирәк булыр, кемдер, бәлки, гомерен профсоюз эшчәнлегенә багышларга теләр.
Читайте нас: