Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 июнь 2019, 11:11

Һава торышы

Эссе көннәр кабат кайтырга җыена. Июньнең калган яртысында һава температурасы 30 градуска Ә менә явым-төшемнәр бик күзәтелми.

Июль дә, аеруча аның беренче яртысы эссе булыр дип көтелә. Август та быел эссе килә. Сентябрь ае климатик нормада булачак. Уртача температура 11-13 градусны тәшкил итәчәк.
Соңгы елларда җәй иртә килә башлады. Шуның белән яз кыскарды. Көз дә өч-ун көнгә сузыла. Бу – климатик тенденция.

Соңгы 100 елда исә һава температурасы ел саен бер градуска күтәрелеп бара икән.
– Бу бик җитди сан. Глобаль җылыну аркасында, дөньяда катаклизмнар күзәтелә. Белгечләр моны белә, мониторинг алып баралар, ниндидер чаралар күрергә тырышалар. Табигатьтә бар да үзара бәйләнгән. Климат үзгәрә икән, экологиядә, яшәү рәвешендә дә үзгәреш барлыкка килә. Безгә караганда, поляр өлкәләрдә җылыну процессы өч тапкырга тизрәк бара. Шуның белән арктика безгә килә, ә җылы төньякка күчә, бу контраст аркасында, табигатьтә катаклизмнар барлыкка килә.


Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар әйтүенчә, җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, бу үз чиратында парник эффекты тудырган.


Галимнәр әйтүенчә, һава температурасы ел саен бер градуска күтәрелеп бару аркасында, катализмнар саны 10-15 процентка арту куркынычы туа.

Ай башында торган эссе көннәр үзенекен иткән, күрәсең, җәйнең беренче җиләкләре өлгерә башлады. Былтыргы белән чагыштырганда, каен җиләге ун көнгә иртәрәк кызарды, ди җиләк яратучылар. Ә менә бакча җиләге быел күп кешенеке өшегән. Шулай да викторияне дә сата башлаганнар. Бакча җиләгенең килосын 150-300 сумнан тәкъдим итәләр.

Читайте нас: