Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 июнь 2019, 12:38

“ЭШЕМНЕ ЯРАТАМ”

Төрле һөнәрләр арасында яшьләр белән эшләргә кирәк булганнары да бар. Шуларның берсе – яшьләр белән эшләү буенча белгеч. Бу эшнең үзенчәлеге нидә һәм яшьләрне социальләштерүдә һәм аларга үзләренең сәләтен күрсәтүдә әһәмияте нинди? Урыннарда яшьләр белән эш ничек корыла? Яшьләр көне алдыннан менә шулар һәм башка күп нәрсә турында без Октябрь авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Надежда Сергеева белән әңгәмәләштек.




- Туган Наумовка авылы мәктәбендә укыганда ук мин барлык мәктәп чараларында катнашырга тырыша, актив тормыш рәвеше алып бара идем. Ләкин ул чакта яшьләр белән эшләү турында уйламадым. Модельер булырга хыяллана идем. Бу хыялым хоббига әйләнде: үземә ошаганча киемнәр бәйләп кияргә яратам.

Мәктәптән соң урта һөнәри белем алдым һәм белгечлегем буенча сәүдә өлкәсендә эшләдем. Октябрь авылына күчеп килгәч, яшьләр белән эшләү буенча белгеч вазыйфасын тәкьдим иттеләр. Мин шатланып ризалаштым, бит яшьләр белән эшләве кызыклы. Өстәвенә үзеңнең иҗади һәм коммуникатив сәләтләреңне гамәлгә ашыру мөмкинлеге барлыкка килә.


- Эшегезнең асылы нидә?


- Яшьләр белән эш күпкырлы. Безнең бурычларга яшьләрнең ялын оештыру, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, авылның җәмәгать тормышында катнашуга дәртләндерү керә. Шулай ук без имин булмаган гаиләләрдән балалар белән эшлибез. Моннан тыш, безгә төрле документлар белән эшләү йөкләтелгән.

Мин авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, клуб, балалар бакчасы белән хезмәттәшлек итәм. Без бергәләп төрле чаралар, бәйрәмнәргә акцияләр, конкурслар һәм эстафеталар оештырабыз. Нигездә мондый чаралар мәктәп каникулы чорында үткәрелә. Мәсәлән, балалар өчен җәй буе ихата мәйданчыклары эшли.


Яшьләр эшләре буенча район комитеты, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет безгә төрле яклап булыша. Без аларда һәрчак аңлау һәм ярдәм табабыз.


- Яшьләр белән эшләүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?


- Минемчә, ниндидер бер аерым сыйфатлар таләп ителми. Иң мөһиме – яшьләр белән эшләргә омтылу һәм аларның башлангычларын хуплау, аларга талантларын һәм сәләтләрен ачарга булышу. Аларны мавыктыру өчен, әлбәттә, уңай карашлы, инициативалы, креатив булырга, иҗади фикерләргә, яшьләр һәм җәмәгать тормышының уртасында кайнарга кирәк.


- Яшьләр белән эштә иң кызыклысы нәрсә?


- Мөгаен, егетләр һәм кызлар белән аралашудыр. Аларның мавыктыргыч планнары һәм уй-фикерләре күп. Яшьләр белән эшләгәндә үзеңнең ничә яшьтә булуыңны онытасың, аларга тиңләшергә тырышасың. Мәсәлән, мин эшемдә заманча коммуникация чаралары мөмкинлекләреннән актив файдаланам.

Яшьләр эшләре буенча белгеч эше, башка һөнәрләр кебек үк, фидакарьлек таләп итә. Еш кына кичләрен, шулай ук ял көннәрендә эшләргә туры килә. Миңа эшем һәм шушы тормыш ритмы ошый. Кешеләргә файда китерүеңне аңлавы күңелле.


- Сезнең авыл биләмәсендә Яшьләр көнен ничек билгеләячәкләр?


- Ул көнгә иртәдән кичкә кадәр байтак чара планлаштырылган – төрле мастер-класслар, ачык мәйданчыклар... Чаралар бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак. Күңелле булачак!


- Эшегездә иҗатка урын бармы?


- Әлбәттә! Башкаларны кызыксындыру, үз артыңнан ияртү өчен иҗади шәхес булырга кирәк. Әйткәндәй, иҗат турында. “Девчата” бию коллективы составында мин үзешчән сәнгатьтә катнашам. Ике кызым – Юлия һәм Злата үсеп килә. Өлкәне иҗади сәләтен күрсәтә дә инде – шигырьләрне бик тасвирлы укый.


- Эшегездә авыр мәлләр буламы?


- Гомумән алганда, юк. Хәзерге яшьләрне компьютер һәм гаджетлардан аерып алып, нәрсәгә дә булса илһамландыруы авыр дип кенә әйтмәсәң... Ә бит яшьлек – активлык, хәрәкәт, уй-фикер, яңа идея һәм максатлар ул. Бик актив, инициативалы егетләр һәм кызлар бар. Алар белән эшләве җиңел.


- Нинди дә булса тормыш принципыгыз бармы?


- Бу турыда бер дә уйлаганым юк. Ләкин нинди дә эшне кичектермәскә, вакытында башкарырга кирәк дигән кагыйдәне үтәргә тырышам.


- Киләчәккә планнарыгыз нинди?


- Ерак киләчәккә планлаштырмыйм. Ә якындагы планда – югары уку йортына укырга керү һәм яшьләр белән эшне дәвам иттерү.


- Максатка юл тотканда яшел ут кына янсын, уңышлар юлдаш булсын. Һәм, әлбәттә, һөнәри эшчәнлегегездә илһам, яңадан-яңа казанышлар телибез!


Читайте нас: