Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 июнь 2019, 12:22

СЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ УЛ ЯШЬЛЕК?


- Яшьлек – кеше тормышында могҗизалы бер чор, бу тормыш энергиясе. Бу чиксез мөмкинлекләр, сәяхәтләр, фантазиянең иҗади очышы, яңа тәэссоратлар алу, алга бару вакыты. Бу эзләнүләр, ачышлар һәм иң кыю өметләрне гамәлгә ашыру, олы тормышка аяк басу чоры.


Миңа балалар белән эшләү ошый. Белгечлегем буенча мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Талалаевка авылы мәктәбендә укытам. Бишенче ел җәйге чорда вожатый булып балалар лагеренда эшлим. Балалар белән эшләве кызык, алар уңай энергия биреп тора.


Яшь вакытта куелган максатларыңа ирешергә омтылырга, камилләшү өстендә эшләргә, алга барырга кирәк. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт изгелек эшләргә, кешеләргә шатлык өләшергә.



- Яшьлек ул – кешенең эчке бер тоемлавы, ул яшькә бәйле түгел дип уйлыйм. Кайбер кешеләр олы яшьтә булсалар да яшьләр кебек, күңелләре күтәренке, активлар, тормыш сөючәннәр. Бу ничек яхшы!


Яшьлекне гомернең аерым бер чоры итеп караганда, ул фикерләү, аң үзгәргән, белем даирәсе киңәйгән, акрынлап балачактан олы тормышка күчкән чор дип уйлыйм.
Эшем буенча мин яшьләр арасында. Бу эш минем өчен яңа түгел, моңа кадәр 3 ел дәвамында яшьләр белән эшләү белгече идем. Яшьлек – актив, энергия ташып торган чор, кеше алдында яңа мөмкинлекләр ачыла, нинди дә авырлыкны җиңеп чыгып була, куелган максатларга ирешүдә көч ташып тора. Шул ук вакытта кешенең беренче җитди бурычлары барлыкка килә, җаваплылык өстәлә.



- Яшьлек – гомернең иң гүзәл чагы. Яңа уңышлар, җиңүләр, һөнәр сайлау чоры. Әле мин мәктәптә укыйм. Алдагы елда укып бетерәм, минем төп бурычым – чыгарылыш имтиханнарын лаеклы тапшыру һәм хәрби юнәлештәге югары уку йортына укырга керү.
Максатыма ирешү өчен мин физкультура белән актив шөгыльләнәм һәм тырышып укыйм. Минем хәрби булу хыялым мотлак тормышка ашар һәм мин Ватанның лаеклы сакчысы булырмын дип өметләнәм.



- Яшьлек – минем тормышымның әлеге этабы: балачак үтте (елмая) һәм мин әле олы тормышка беренче адымнарымны ясыйм. Колледжда укыйм һәм киләчәктә программист булырга хыялланам. Ике ел инде район волонтёрлар отрядында торам.
Минемчә, яшьлек – күркәм чор, анда көчле ташкынга эләккән сыман – тормыш агымы шәбәя, яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачыла, аерым бурычлар барлыкка килә, җаваплылык арта, киләчәгең турында тирәнрәк уйлана башлыйсың. Бу – кеше буларак формалашу чоры һәм арытабангы язмыш үзеңә бәйле. Тулай алганда, яшьлек – бу күңелле, мавыктыргыч чор!

Читайте нас: